Харбин

Харби́н (哈爾濱|哈尔滨, Hā'ěrbīn) — Хейлоңҗаң чик буе Кытай провинциясенең административ үзәге. Кытайның төньяк-көнчыгышында урнашкан иң зур шәһәрләрнең берсе. Халкы алты миллион кешегә якын, шәһәр янындагыларны да исәпкә алсаң — ун миллион.

Харбин
кыт. 哈尔滨
Илтамга
Нигезләнү датасы1898
Сурәт
Рәсми исем哈尔滨市 һәм ᡥᠠᡵᠪᡳᠨ
ДемонимHarbinite
НигезләүчеСвиягин, Николай Сергеевич[d]
Дәүләт Кытай
Нәрсәнең башкаласыХейлуңҗаң һәм Биньцзян[d]
БашкалаСунбэй[d]
Административ-территориаль берәмлекХейлуңҗаң
Сәгать поясыUTC+08:00
Фирка сәркәтибеВан Чжаоли[d]
Хөкүмәт башлыгыСунь Чжэ[d]
Канунбирү органыQ106967276?[1]
ӘгъзалыкВсемирная федерация туристических городов[d][2]
Халык саны10 009 854 (2020)[3]
Административ бүленешеДаоли[d], Наньган[d], Даовай[d], Пинфан[d], Сунбэй[d], Сянфан[d], Хулань[d], Ачэн[d], Илань[d], Фанчжэн[d], Биньсянь[d], Баянь[d], Мулань[d], Тунхэ[d], Яньшоу[d], Шуанчэн[d], Шанчжи[d] һәм Учан[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек150 ± 1 метр
Кардәш шәһәрПучон, Гиватаим[d], Магдебург, Миннеаполис, Краснодар[4], Винер-Нойштадт, Витебск, Эдмонтон, Чиаңмай[5][6], Плоешт, Әңкориҗ, Якутск, Варшау, Хабаровск, Орһус, Ниигата, Асахикава, Гриффит[d], Ньиредьһаза, Гомель, Даугавпилс[7][8], Красноярск, Мурманск[9], Ужитсе[10], Ндола[d] һәм Владивосток[11][12]
Моның хуҗасыLine 3[d], Line 1[d] һәм Line 2[d]
Мәйдан53 076,48 км²
Почта индексы150000
Рәсми веб-сайтharbin.gov.cn
Нинди веб-биттә тасвирланганbaike.sogou.com/v68695.htm
ҺәштәгеHarbin
Харита сурәте
Коллаж
Көппенның климат классификациясеdry-winter continental climate[d]
Беренче язма телгә алу1898
Җирле телефон коды0451
Номер тамгасы коды黑A
Монда җирләнгәннәр төркеме[d]
Объектның күренешләре өчен төркем[d]
Карта
 Харбин Викиҗыентыкта

Тарихи белешмә

Кытай-Көнчыгыш тимер юлын төзегән вакытта нигез салынган Харбин шәһәре кайчандыр Россиянең Кытай территориясендәге бер өлеше була. ХХ йөз башларында Ерак Көнчыгышта сәүдә белән шөгыльләнгән татарларның үз эшләрен юлга куя алуларын ишеткән яшьләрнең кайберләре авылларын ташлап Ерак Көнчыгышка киләләр һәм шулай итеп, анда татар районнары барлыкка килә башлый. Манчжуриянең мәдәният һәм сәүдә үзәге булган Харбин шәһәрендә дә бер татар районы корыла һәм анда мәчет, мәктәп төзелә, әдәби түгәрәк тә корыла. Бу эшләрне оештыруда күп хезмәтләр куйган кеше Гыйнаятулла мелла булган. Татар мәхәлләсе елдан-ел үсә, көчәя барган, чөнки 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң килгән качаклар да шушында урнашып калырга тырышканнар. Шулай итеп, Харбин шәһәре илләреннән аерылган татарларның мәркәзенә әверелгән.

1949 елда бөтен Ерак Көнчыгыш һәм Харбин коммунистлар кулына күчә. Россиядән күчеп киткән мөһәҗирләрнең дә хәлләре начарлана, чөнки алар арасында кулга алулар, ә кулга алынганнарны Россия төрмәләренә озату башлана. Мөһаҗирләр моннан котылу юлын яки төрле илләргә качу юлларын эзли башлыйлар, чөнки һәр киләчәк көн аларга куркынычлар һәм малларын югалту белән яный иде.

Административ бүленеш

Харита#ИсемКытайча
Гадиләштерелгән/Гадәти
ПиньиньХалык саны
(2010-11-01)
Мәйдан (км²)

Шәһәр районнары
1Даоли районы道里区/道里區Dàolǐ Qū923,762479.2
2Нәнгаң районы南岗区/南崗區Nángǎng Qū1,343,857182.9
3Даувай районы道外区/道外區Dàowài Qū906,421618.6
4Чаңфаң районы香坊区/香坊區Xiāngfáng Qū916,408339.5
5Пиңфаң районы平房区/平房區Píngfáng Qū190,25398.0
6Суңбей районы松北区/松北區Sōngběi Qū236,848736.3
7Хулән районы呼兰区/呼蘭區Hūlán Qū764,5342,185.9
8Ачың районы阿城区/阿城區Àchéng Qū596,8562,452.1
9Шуаңчың районы双城区/雙城區Shuāngchéng Qū825,6343,112.0
Шәһәр өязләре
10Шаңҗи尚志市/尚志市Shàngzhì Shì585,3868,824.9
11Вучаң五常市/五常市Wǔcháng Shì881,2247,502.0
Өязләр
12Илан өязе依兰县/依蘭縣Yīlán Xiàn388,3194,616.0
13Фаңҗың өязе方正县/方正縣Fāngzhèng Xiàn203,8532,968.6
14Бин өязе宾县/賓縣Bīn Xiàn551,2713,844.7
15Баянь өязе巴彦县/巴彥縣Bāyàn Xiàn590,5553,137.7
16Мулән өязе木兰县/木蘭縣Mùlán Xiàn277,6853,600.0
17Туңхы өязе通河县/通河縣Tōnghé Xiàn210,6505,675.5
18Яньшу өязе延寿县/延壽縣Yánshòu Xiàn242,4553,149.6

Икътисад

Транспорт төене, аэропорт. Машиналар төзү, нефть һәм химия сәнәгатьләре өчен җиһазлар эшләп чыгару, көймәләр төзү, әсбаплар төзү, станоклар төзү, вагоннар төзү, шарлы подшипникларны җитештерү. Химия, фармацевтика, тукыма, күн, азык-төлек, агач эшкәртү, кәгазь сәнәгатьләре, төзелеш матиалларны җитештерү.

Чыганак