Кытай теле

Кытай теле яки чин теле (кыт. трад. 漢語, гад. 汉语 пиньинь hànyǔ, палл. ханьюй яисә 中文 пиньинь zhōngwén, палл. чжунвэнь) — сино-тибет гаиләсе телләренең яки төркемнәренең берсе. Әлеге билгесезлек сәбәбе — бер яктан төрле сөйләм юрамалары сөйләшүчеләре бер-берсен кайчакта аңлый алмавы[2] һәм икенче яктан уртак язу системасы. Сөйләм юрамалары сөйләшүчеләр тарафыннан бер телнең юрамалары булып таныла. Шулай да аерма роман телләре арасындагы аермага тигез булырга мөмкин.

Кытай теле
Үзисем:

телдән сөйләм:
трад. 漢語, гад. 汉语
язма сөйләм:
трад. һәм гад. 中文

Илләр:

Кытай Халык Җөмһүрияте, Кытай Җөмһүрияте, Сингапур, Филипин, Малайзия, Индонезия, Көнчыгыш Тимор, Таиланд, Вьетнам, Мьянма, Камбоджа, Канада, АКШ, Перу

Рәсми халәт:

Кытай байрагы Кытай, Кытай Республикасы байрагы Кытай Җөмһүрияте, Сингапур байрагы Сингапур, БМО байрагы БМО

Сөйләшүчеләр саны:

1,3 млрд.

Дәрәҗә:

1

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

кытай язуы, традицион кытай язуы[d] һәм гадиләштерелгән кытай язуы[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

кит 315

ISO 639-1:

zh

ISO 639-2:

chi һәм zho

ISO 639-3:

zho[1]

КХҖдә рәсми рәвештә Пекин диалектына нигезләнгән путунхуá (кыт. трад. 普通話, гад. 普通话, пиньинь pǔtōnghuà, палл. путунхуа «гади сөйләм») дигән стандарт кулланыла. Кытайдан тыш, Кытай Җөмһүриятендә һәм Сингапурда дәүләт теле статусын йөртә, 1973 елдан бирле[3][4] БМОның 6 рәсми һәм эш телләре хисабына керә.

Бөтен дөньяда гомуми сөйләшүчеләр саны — 1,3 млрд. кеше[2], шул сәбәпле ул туган тел буларак иң күп сөйләшүчеләр саны булган тел дип санала.

Кытай теленең таралышы:
     Кытай теле дәүләт яки рәсми тел булган илләр      5 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр      1 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр      0,5 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр      0,1 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр      Кытай телендә күп кешеләр сөйләшкән шәһәрләр

Язу системасы

Иероглифлар

Төп мәкалә: Кытай язуы

Хәзерге көндә кытай телендә язу өчен традицион иероглифлар һәм традицион иероглифлардан килеп чыккан гадиләштерелгән иероглифлар кулланыла. Иероглифлар шакмакка сыйдырылырлык итеп өстән аска һәм уңнан сулга языла. Гәрчә иероглифларның башкача урнашуы уңнан сулга XX гасырда популяр булып киткән. Яхшы белем алган кытайча укучы хәзерге көндә якынча 4000-нән 6000-гә кадәр иероглиф таный, кыйтга гәзитен уку өчен 3000 иероглиф кирәк. Кытай Халык Җөмһүрияте эшчеләр арасында 2000 иероглиф белемен күрсәтә, гәрчә ул бары тик функциональ белү булырга мөмкин. Мәктәптә укучылар типик рәвештә якынча 2000 иероглиф өйрәнәләр, шул ук вакытта галимнәр 10 000-гә кадәр хәтерли алалар. Зур кыскартылмаган сүзлектә, мәсәлән, Канси Сүзлегендә 40 000-нән артык иероглиф бар, монда мәгънәсе ачык булмаган, юрама, сирәк һәм архаик иероглифлар кертелгән, бу иероглифларның хәзер чирегеннән азрагы кулланыла.
Кытай иероглифлары тарихи һәм хәзерге көндә корей теленә, япон теленә, вьет теленә һәм башка телләргә белем таралу белән үтеп кергән.Урта Азиядә яшәүче кытай халкының өлеше булып саналган дунган халкы кытайча язу өчен кириллица куллана һәм элегәрәк гарәп язуы кулланган.

Пиньинь

Төп мәкалә: Пиньинь

Пиньи́нь (кыт. 拼音 пиньинь pīnyīn, палл. пиньинь яисә 汉语拼音 пиньинь hànyǔ pīnyīn, палл. ханьюй пиньинь) — 1958 елда Кытай Халык Җөмһүриятендә кабул ителгән латин хәрефләре белән кытай сүзләрен язу системасы. Путунхуа авазларын чагылдыра. Пиньиньнән тыш, путунхуа яки диалектлары романлаштыру башка системалары бар.

Чжуинь фухао

Төп мәкалә: Чжуинь фухао

Чжуи́нь фуха́о (трад. 注音符號, гад. 注音符号, пиньинь zhùyīn fúhào, палл. чжуинь фухао) — кытай стеногрфиясенә нигезләнеп 1913 елда булдырылган әлифба. Тайваньдә киң таралган.

Сяоэрцзин

Төп мәкалә: Сяоэрцзин

Сяоэрцзи́н (трад. 小兒經, гад. 小儿经, пиньинь xiǎo'érjīng, палл. сяоэрцзин) — кытайча сөйләшкән һәм ислам динен тоткан дунганнар һ.б. халыклар кулланган гарәп язуына нигезләнгән әлифбасы.

Грамматика

Әлеге бүләктә путунхуа грамматикасы турында сөйләнә.

Сүз ясалышы

Кытай телендә күп тамырлы сүзләр киң таралган, мәсәлән:

  • «ата» + 母 «ана» = 父母 fùmǔ «ата-ана»,
  • diàn «электр» + 话 huà «сөйләү» = 电话 diànhuà «телефон»,
  • cháng «озын» + 短 duǎn «кыска» = 长短 сhángduǎn «озынлык».
  • xiū «төзәтү» + 车 chē «арба; автомобиль» + 站 zhàn «тукталыш» = 修车站 xiūchēzhàn «автосервис».

Кытай телендә конверсия дигән күренеш еш очрый: бер үк сүз төрле сүз төркемнәренә карый ала, мәсәлән, төрле очракларда 发展 fāzhǎn «үсеш» тә, «үсергә» дип тә тәрҗемә итеп була.

Исемнәр

Күплек саны кушымчасы — 们 men; исем алдыннан микъдәрен белдергән башка сүзләр килсә, ул кушымча кулланылмый. Исемнәр килеш, род һ.б. категорияләре юк.

Алмашлыклар

Алмашлыклар төрленми; 们 men кушымчасы аларга да кушыла ала.

Зат алмашлыклары
ЗатБерлек саныКүплек саны
1-нче зат «мин»我们 wǒmen «без»;
咱们 zánmen «без» (әңгәмәдәш белән)
2-нче зат «син»;
nín «Сез» (ихтирамлы)
你们 nǐmen «сез» (гади сөйләм);
您们 nínmen «сез» (ихтирамлы)
3-нче зат他,她,它 «ул»他们,她们,它们 tāmen «алар»

ир-ат яки билгесез җенесле кеше турында сүз барганда, 她 исә хатын-кыз турында сүз барганда әйтелә; 它 җансыз нәрсәләр белән кулланыла. 她们 tāmen хатын-кызлар төркеме өчен генә, 他们 tāmen исә ир-атлар һәм хатын-кызлар төркемнәрен белдерә ала.
Сорау алмашлыклары

  • shéi «кем?»,
  • 什么 shénme «нәрсә? нинди?»,
  • «кайсы?»,
  • 哪样 nǎyàng «нинди?»,
  • 如何 rúhé «ничек? нинди?»,
  • 怎么样 zěnme yàng «ничек? нинди?»,
  • 哪儿/哪里 nǎr/nǎli «кайда? кайсы урында?»,
  • «ничә?» (ун яки азрак),
  • 多少 duōshǎo «ничә? күпме?» (多 duō «күп» + 少 shǎo «аз»).

Фигыльләр

Кытай телендә фигыль заман, сан яки зат буенча төрләнми[2]. Контекст, җөмләнең иясе һәм вакыт хәле нинди булганынча бер фигыль тәрҗемә иткәндә төрле формалар ала:

昨天北京。
zuótiānBěijīng
улкичәкитәргәПекин

«Ул кичә Пекинга киткән».

明天北京。
míngtiānBěijīng
улиртәнкитәргәПекин

«Ул иртән Пекинга китәр».

Кытай телендә фигыль аспекты[5] яки төре (рус. вид)[2] категориясе бар. Дүрт аспект бар: тәмамланган, дәвамлы, сыналган һәм кыска вакытлы (рус. завершённый, продолжительный, испытанный, кратковременный)[5].

АспектФормалаштыруМисал
тәмамланганфигыль + 了 le他画了新图 tā huàle xīn tú «Мин яңа рәсем ясадым»
дәвамлыфигыль + 着 zhe我等着你 wǒ děngzhe nǐ «Сине көтеп ятам»
сыналганфигыль + 过 guò我画过一个图 wǒ huàguò yī gè tú «Бервакыт мин рәсем ясадым»
кыска вакытлыфигыльне кабатлау玩玩就回来 wán wán jiù huílái «Уйнап ал, аннары кайт»

Очраклар күбесендә инкарь фигыль алдындагы 不 ; беренче өч аспектта исә 没有 méiyǒu сүзе ярдәмендә төзелә, 了 le төшеп кала; кыска вакытлы аспектта инкарь мөмкин түгел.

Саннар һәм санау сүзләре

СанИероглифПиньинь
0零,〇líng
1
2二,两èr, liǎng
3sān
4
5
6liù
7
8
9jiǔ
10shí
11十一shíyī
12十二shí'èr
19十九shíjiǔ
20二十èrshí
21二十一èrshíyī
100bǎi
1 000qiān
10 000wàn
1 000 000百万bǎiwàn
100 000 000亿
10¹² (триллион)zhào

èr киләсе очракларда кулланыла:

  • гади санауда: 一,二,三…… yī, èr, sān… «бер, ике, өч…»;
  • телефоннар, өйләр һ.б. номерларын атаганда,
  • йөздән кечерәк саннарда;
  • тәртип саннарында һәм вакланмаларда.

liǎng киләсе очракларда кулланыла:

  • сан икегә тигез булганда: 两个女人 liǎng gè nǚrén «ике хатын»;
  • берничә икелеле санда беренче икелесе урнында 两 liǎng, башка урыннарда исә 二 èr тора (чыгарма: 二十二 èrshí'èr «егерме ике»).

Ун меңнән алып йөз миллионга кадәр саннар 万 wàn ярдәмендә төзелә, шуңа күрә 100 000 саны 一百千 yī bǎi qiān (100 × 1 000) түгел, ләкин 十万 shí wàn (10 × 10 000) һ.б.ш. булыр; 亿 һәм 兆 zhào өчен шундый ук кагыйдә бар. Сан уртасында берлек торса, анда 一 куела: 三百一万 sān bǎi yī wàn «3 100 000» (301 × 10 000), югыйсә 三百万 sān bǎi wàn «3 000 000» булып чыга. Сан башында да 十 shí'дан башка иероглифлар алдында 一 куела: 一万 yī wàn «10 000».

Күп разрядлы санның башка цифрлары арасында бер яки берничә ноль торса, аларның урнында 零 яки 〇 куела: 四百零四 sì bǎi líng sì «404», 二千零五 èr qiān líng wǔ «2 005».

Гадәттә сан яки 几 «ничә?» сүзе һәм исем арасында санау сүзе тора. Төрле санау сүзләре бик күп, һәр исемгә берсе яки берничәсе туры килә. Мәсәлән:

Санау сүзеСаналган объектларМисал
jiàмеханизмнар, җайланмалар三架飞机 sān jià fēijī «өч очкыч»
тукыма зур кисәкләре, картиналар五幅帆 wǔ fú fān «биш җилкән»
wǎnкасәдәге ризыклар, эчемлекләр一碗茶 yī wǎn chá «бер чынаяк чәй»
zhīсыгылмаучан озын объектлар几支铅笔 jǐ zhī qiānbǐ «ничә карандаш?»
универсаль сүз一个人 yī gè rén «бер кеше»

Тәртип саннар 第 "dì" ярдәмендә ясала, санау сүзе төшми кала: 第一个星期 dì yī gè xīngqí «беренче атна».

Синтаксис

Сүзләр төрләнмәве сәбәпле, кытай телендә сүз тәртибе бик мөһим. Төп сүз тәртибе — SVO (ия — хәбәр — туры тәмамлык):

书册了。
mǎishūcèle
минсатып алыргакитап

«Мин китапны сатып алдым».

Фигыйльгә логик басым төшсә, 把 бәйлеге ярдәмендә төзелгән SOV (ия — туры тәмамлык —хәбәр) тәртипле җөмләләр кулланыла:

书册了。
shūcèmǎile
минкитапсатып алырга

«Китапны сатып алдым (аның белән башка нәрсәләр эшләмәдем)».

Басым тәмамлыкка төшергән очракта исә сүзләр OSV (туры тәмамлык — ия — хәбәр) тәртибендә тора ала:

书册了。
shūcèmǎile
китапминсатып алырга

«Китапны сатып алдым (башка нәрсәләр сатып алганым юк)».

Аергычлар

Аергычлар һәркайчан да исем алдында тора. Сыйфатлар гадәттә өстәмә сүзсез кулланыла, озын аергачлар исә 的 de кушымчасы ярдәмендә кушыла: 漆黑漆黑的头发 qīhēi qīhēi de tóufǎ «кап-кара чәчләр», 十分必要的措施 shífēn bìyào de cuòshī «бик мөһим чара». 的 de гади сыйфатларны гына түгел, ләкин шулай ук иярчен җөмләләрне формалаштыра:

民间水。
mínjiāndeshuǐ
халыкэчергәсу

«Халыкның эчкән суы».

看到大象
kàn dàodà xiàngderén
күрергәфилкеше

«Филне күргән кеше».

Мондый конструкцияләр башка төрле иярчен җөмләләрдә кулланыла ала, мәсәлән:

我抱你時候
wǒ bào nǐdeshíhòu
сине кочаклыймчак

«Мин сине кочаклаган чакта…».

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Википедия

Википедиянең
кытай телендә бүлеге бар!
zh:Wikipedia:首页

Әдәбият

  • Аркадий Цавкелов КИТАЙСКИЙ ЯЗЫК — МːАЙРИС-ПРЕСС, 2015 — ISBN 978-5-8112-5496-5
  • Фролова М. Г. Китайский язык. Справочник по грамматике. — 5-е изд. — М.: Живой язык, 2017. — 224 с. — ISBN 978-5-8033-1765-4.

Чыганаклар