Юлбарыс

Юлбарыс (лат. Panthera tigris) — мәчелеләрнең иң эре һәм көчле вәкиле, барыслар ыругына карый. Юлбарыс арысланнан да зуррак — авырлыгы 400 кг га кадәр җитә.

Юлбарыс
Сурәт
Масса1,19 ± 0,41 килограмм[1]
Халыкара фәнни исемPanthera tigris L., 1758[2][3][4]
Таксономик рангтөр[2][3][4]
Югарырак таксонБарыслар[2][3]
Таксонның халык атамасыTigre[5], Tigre, Tiger[6][5][7], tiikeri[8], 호랑이, , बाघ, పులి, Тигр, tiger[9][10][11], [12][13], tigre[14], tiger һәм harimau
Тәүге атамасыF. tigris[d]
Заман диапазоны башыплейстоцен[d]
Макималь гомер озынлыгы26,3 ел[15]
Йөклелек чоры107 ± 5 тәүлек[16]
Төшләү көче коэффициенты127
ХТСБ саклану статусыЮкка чыгып баручы төрләр[17]
Төскызгылт сары[18], кара[18] һәм ак
Төрләр ареалы харитасы
Яшәү тирәлегеурман
Туклану чыганагытояклылар[d], маймыл[d], Кыргавыл кошлар, куянсыманнар[d], балыклар, эт, чикләвек, травянистые растения[d] һәм җимеш
Тавыш чыгараырылдау[d][19]
Имеет орнаментполоса[d][18]
Нинди вики-проектка керәВикиПроект Инвазив биология[d]
Wildlife Protection Act 1972 (India) scheduleSchedule I (Part I) of Wildlife Protection Act, 1972[d][20]
CITES AppendixAppendix I of CITES[d][21]
Тәүлек циклыночной[d]
Диаграмма сравнения размеров
Оя зурлыгы2,5 ± 1[1]
Геном төзелеше URL-ыdnazoo.org/assemblies/Panthera_tigris[22]
 Юлбарыс Викиҗыентыкта

Таралу

Юлбарысларның таралу ареалы Һинд субконтинентының зур территориясен биләп тора. Төньяк чиге Үзәк Азиядән һәм Россия җирләрендә Приморье крае һәм Хабарау краеннан уза. XX гасыр башына кадәр Казакъстанда, Төрекмәнстанда, Үзбәкстанда яшәгәннәр, Амудәрья һәм Сырдәрья ярларындагы кеше йөрмәслек куе камышлыкларда очраганнар. Әмма узган гасырның икенче яртысында бу якларда юлбарыслар атып үтерелеп юкка чыкканнар. Юлбарыслар төрле яшәү урыннарында очрый: Һинд ярымутравында алар күбесенчә тропикларда очрый; Ерак Көнчыгышта тайгада, кедрлыкларда, тауларда, елгалар үзәннәренең куе урманнарында очрый.

Азык

Юлбарыс — бик оста аучы. Ул тиз йөгерә, табышын бик озак сагалап тора ала. Күбрәк вакыт яшеренеп торган җиреннән һөҗүм итә. Ауга һәрвакыт ялгызы йөри. Корбаннары аның куәтле казык тешләреннән бик сирәк очракта гына котылып кала. Азыгы — тояклылар (боланнар, кабарга, кайвакыт — яшь пошилар һәм бозаулар). Аңа туйганчы ашау өчен 30–50 кг ит кирәк. Юлбарыс йорт хайваннарын (сыерлар, атлар һ.б.) да ташланырга мөмкин. Әмма төп ризыгы — кыргый дуңгыз; алар юк урыннарда юлбарыслар очрамый. Дуңгызларның ата затларыннан куркып, аларга тими. Россиядә кеше ашавы вакыйгалары бик аз, әмма Һиндстанда ул күренеш гадәти. Кешеләрне карт, көчсез хайваннар гына ашый. Авы уңышсыз булганда, бака, тычкан да тота. Бернинди ризык тапмаса, бик озак ашамыйча да төра ала[23].

Юлбарыслар — төнге хайваннар. Әмма бала үстерүче ана затлар көндез дә актив була ала. Ул балаларны икееллыкка кадәр тәрбияли. Юлбарысның табигый конкуренты — көрән аю.

Үрчүе

Ана юлбарыс үз оясын давыл аударган агач асларында, тау куышларында ясый. Шунда аның 2–3 сукыр баласы дөньяга килә. Алар бик тиз үсәләр һәм бер айдан инде ит ашый башлыйлар. Юлбарыс балалары рәхәтләнеп агачларга үрмәләп менәләр, ләкин бераздан аларның мондый сәләтләре бетә. Ана юлбарыс балаларын аучылык һөнәренә өйрәтә. 2–3 ел буе үзе белән ияртеп йөри[23].

Классификация

Уссури юлбарысы

Юлбарысларның 6 астөрләре бар:

  • Амур (яки Уссури) юлбарысы (лат. Panthera tigris altaica) — астөрләрнең иң эресе, Россиядә, Кытайда, Төньяк Кореядә очрый. Һинд юлбарысларыннан аермалы буларак төсе яктырак, тиресе озынрак һәм куерак. 1930 елларда Россиядә саны 50 хайванга кала. Ләкин ау рөхсәт итмәү юкка чыгарылуын туктаткан. Әмма торгызылуы процессы әкрен үтә, соңгы елларда ул элеккегедән дә акрынрак бара. Чикләр контроле көчсезләнү браконьерлыкны стимул итә. Кедрлыкларның юкка чыгаруы да нык тәэсир итә. Кедр чикләвекләре — кабаннарның төп ризыгы, шуңа күрә кабаннар кешеләр яшәгән урыннарга якынаеп күчә.

Бүгенге көндә специаль браконьерлыкка каршы тәртипләрнең ясалуы юлбарыслар санын 450 затка кадәр күбәйтткән. Күбесе заповедникларда яши (Сихотэ-Алин, Лазовской һ.б.). Юлбарыс МСОП, РФ һәм өлкә Кызыл китапларга кертелгән.

Бенгал юлбарысы
  • Бенгал юлбарысы (лат. Panthera tigris tigris) — Непалда, Һиндиядә, Бангладешта, Бутанда яши. Рәсми белешмә буенча, саны 3000–4500 хайванга җитә. Әмма кайбер галимнәр бу белешмә белән риза түгел. Кемдер аларның санын 2000 дән ким дип бастыра. 1972 елда «Юлбарыс проекты» башлана, һәм юлбарысларның саны 20 ел эчендә 1200 дән заттан тагын 300 гә арттырылган.
Һинд-Кытай юлбарысы
Малайя юлбарысы
  • Малайя юлбарысы (лат. Panthera tigris jacksoni) Малакка ярымутравының көньяк (Малайя) өлешендә генә очрый. 2004 елда «астөр» статусын алган. Саны — 600–800 җәнлек, күплеге буенча өченче урынны алып тора.
Суматра юлбарысы
  • Суматра юлбарысы (лат. Panthera tigris sumatrae) — Суматрадагы төр. Саны 400–500 гә тигез. Генетик күзәтүләр буенча, бу астөр базасында песиләрнең яңа төре барлыкка килә ала.
Көньяк Кытай юлбарысы
  • Көньяк Кытай юлбарысы (лат. Panthera tigris amoyensis) — астөрләрнең иң аз санлысы һәм бәләкәе, тәбигатьтә очрамый. 1977 елда Кытай хакимияте юлбарысларны аулау рөхсәт итмәүче канун кертә, әмма бу астөр өчен соң була.

Юлбарысның юкка чыгарылган төрләре:

Файл:Balicolor.jpg
Бали юлбарысының гәүдәсе
  • † Бали юлбарысы (лат. Panthera tigris balica) — Бали утравында гына яшәгән астөр. 1937 елның 27 сентябрендә Балиның көнбатыш өлешендә аучылар тарафыннан соңгысы үтерелгән. Бали индуизмында зур роль уйный. Читлектә беркайчан да тотылмаган.
Туран юлбарысы
  • † Туран (яки Кавказ Арты) юлбарысы (лат. Panthera tigris virgata) — 1960 еллар азагында юкка чыгарылган төр. Соңгы теркәләнгән өчрашу — 1968 елда, әмма 1970 елда соңгы юлбарысны Төркиядә атып үтерүе турында белешмә бар. Урта Азия, Төньяк Иран һәм Кавказ Артында яшәгән.
Ява юлбарысы
  • † Ява юлбарысы (лат. Panthera tigris sondaica) — Явада яшәгән. 1980 елларда юкка чыккан. Бу вакытта аның тәбигый урыннары юкка чыгарыла башланган. Соңгы очрашу — 1979 ел.

Гибридлар

  • Анасы — юлбарыс, атасы — арыслан — ЛИГР. Балаларны тудыра ала.
  • Анасы — арыслан, атасы — юлбарыс — ТАЙГОН. Аларның юлбарыс, арыслан төслеге дә кушыша ала.

Кеше белән мөнәсәбәтләре

Кеше юлбарыс өчен зур хәвефлек тәкъдим итә. Ау, табигый яшәүләре урыннарын юкка чыгаруы юлбарыслар санын кыскарта.

Әмма юлбарыс сәнгатьтә, фольклорда зур роль уйный, геральдикада бай кулланыла.

Арыслан һәм юлбарыс гибридлары
ЛигрларТигон

Гербларда

Сәнгатьтә

Һәйкәлләр һәм архитектура

Рәсемнәр

Әдәбият, мифология һәм кинематограф

  • Көнчыгыш календарында Барыс елы Үгез елыннан соң тора, шулай итеп тәртип буенча өченче урында бара.
  • Юлбарыс халык әкиятләрендә еш очрый.
  • Редъярд Киплингның «Җәңгәл китабы»нда Ширхан исемле юлбарыс — Мауглиның дошманы. Ширхан бу китап буенча ясаган мультфильмнарда очрый.
  • «Ике абый» фильмында төп каһарманнар — ике юлбарыс.
  • «Полосатый рейс» (тат. Буйлы юл) фильмының төп каһарманнары — юлбарыслар.

Шулай ук юлбарыс башка әдәби әсәрләрдә һәм фильмнарда сурәтәләнә.

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 3,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  • 4,0 4,1 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.
  • 5,0 5,1 Кызыл китап — 1964.
  • Wildscreen ARKive — 2003.
  • Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — ISBN 978-3-662-46270-6doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  • https://wwf.fi/elainlajit/tiikeri/
  • таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
  • Animal Diversity Web — 1995.
  • Нидерландский институт истории искусств
  • (unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2021520
  • list of endangered and protected species of China
  • http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  • Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World — 1 — 2005.
  • Grzimeks Enzyklopädie — 1 — M: Kindler Verlag, 1988.
  • The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  • 18,0 18,1 18,2 https://animaldiversity.org/accounts/Panthera_tigris/
  • Список звуков животных
  • India Schedule Species Database
  • Species+
  • DNA Zoo
  • 23,0 23,1 Хайваннар дөньясы: имезүчеләр бит81, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-24 
  • Чыганаклар

    • Большая энциклопедия животных. — М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. — 640 с., ил.
    • Рус Википедиясе (астөрләр һәм әбәбияттә, фильмнарда куллану турында белешмә алынган)
    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg