Кения


Ке́ния (суах. һәм ингл. Kenya), рәсми атамасы — Ке́ния Җөмһүрияте́ (суах. Jamhuri ya Kenya, ингл. Republic of Kenya) — Көнчыгыш Африкада урнашкан дәүләт. Күрше дәүләтләр арасында иң тиз үсешле булып санала. Башкаласы — Найроби шәһәре.

Кения Җөмһүрияте
БайракИлтамга
Кения милли һимны
Бәйсезлек көне1963 елның 12 декабре
Рәсми телләрсуахили, инглиз
БашкалаНайроби
Идарә итү формасыПрезидент республикасы
Президент
Премьер-министр
Мваи Кибаки
Раила Одинга
Мәйдан
• Барлыгы

582 650 км²
Халык саны
• Бәя
• Халык тыгызлыгы

48 468 138 (2017)[1]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

109 703 659 313 $[2] һәм 113 420 008 179 $[2] $
КПҮИ 0,575[3] 
Акча берәмлегеКения шиллингы
Интернет-домен.ke
ISO кодыKE
ХОК кодыKEN
Телефон коды+254
Сәгать кушакларыUTC+03:00 һәм Africa/Nairobi[d][4]
Җини коэффициенты40,8[5]
Балигъ булу яше18 яшь

Дәүләт мәйданы — 582 650 км². Ул төньякта — Хәбәшстан, көнчыгышта — Сомали, көньяк-көнбатышта — Танзания, көнбатышта — Уганда, төньяк-көнбатышта Көньяк Судан илләре белән чиктәш. Гомуми дәүләт чикләренең озынлыгы 3477 км тәшкил итә. Көньяк-көнчыгышта Һинд океаны сулары белән юыла, илнең көнбатышында Виктория күле урнашкан. Илнең уртасында экватор уза.

Демография

Халык саны — 38 млн кеше. Уртача гомер озынлыгы — 58,8 ел. Этник составка килгәндә, халыкның 22 %-ы — кикуйю, 14 %-ы — лухья, 13 %-ы — луо, 12 %-ы — каленҗин, 11 %-ы камба халыклары тәшкил итә. Халыкның 22 %-ы шәһәрләрдә яши.

Рәсми телләр

Рәсми телләр булып суахили һәм инглиз теле санала, шулай ук җирле телләр дә таралган.

Дин

Дини яктан күпчелек христианнар: 45 % — протестантлар, 33 % — католиклар,

  • 10-11 % — мөселманнар (80 % сөнниләр, 7 % шигыйлар, шулай ук әхмәдияләр, суфичылык вәкилләре һ. б. агымнар).
  • 2010 елда Кениядә Африка җирле ышануларының 3,6 млн тарафдары яшәгән, алар халыкның 8,9 % ын тәшкил иткән.
  • Бәһаи дине тарафдарларының саны 429 мең булган.
  • 2010 елда барлык Һинд дине агымнары тарафдарлары саны 200 мең кеше дип бәяләнгән.
  • 2010 елда яһүдиләр җәмгыяте 400 дән 2400 гә кадәр кешедән торган.
  • 2010 елда Буддизм вәкилләре 350 кеше булган.

Моны да карагыз: Кениядә ислам

Административ-территориаль бүленеш

Административ-территориаль яктан Кения 8 провинция һәм 71 округтан тора. Илдә 100дән артык шәһәр бар дип исәпләнә[6]. Иң Эре шәһәрләр — Найроби (3,4 млн кеше), Момбаса(966 мең кеше), Накуру (284 мең кеше), Элдорет (269 мең кеше), Кисуму (236 мең кеше).

Фотосурәтләр

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  • 4,0 4,1 4,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
  • 5,0 5,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  • Kenya:largest cities and towns and statistics of their population. әлеге чыганактан 2013-02-09 архивланды. 2012-07-09 тикшерелгән. (ингл.)
  • Сылтамалар


    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg