Феликс Дзержинский
Фе́ликс Эдму́нд улы Дзержи́нский (пол. Feliks Dzierżyński [ˈfɛliks dʑerˈʐɨɲski], рус. Феликс Эдмундович Дзержинский; кушаматлар Тимер Феликс, ФД, фирка тәхәллүсләре: Я́цек, Я́куб, Переплётчик, Фра́нек, Астроно́м, Ю́зеф, Дома́нский; 30 август [11 сентябрь] 1877 ел, Дзержиново нәсел утары, Ошмяны өязе, Вильно губернасы, Россия империясе (хәзер Воложин районы, Минск өлкәсе, Белорусия) — 20 июль 1926, Мәскәү, ССРБ) — инкыйлабчы, совет дәүләт эшлеклесе, берничә халык комиссарлыкның рәисе, ВЧК, ягъни Бөтенрусия гадәттән тыш комиссиясенә нигез салучы. ВКП(б) ҮК әгъзасы (1917—1926). РКП(б) ҮК оргбүросы әгъзасы (1919—1920, 1921—1924), РКП(б) ҮК оргбүросы әгъзалыгына нәмзат (1921, 1924—1926). ВКП(б) ҮК Сәяси бүросы әгъзалыгына нәмзат (1924—1926).
Феликс Дзержинский | |
---|---|
Бөтенрусия Гадәттән тыш комиссиясенен рәисе | |
Вазыйфада 20 декабрь 1917 – 8 июль 1918 | |
Аңа кадәр | вазифа барлыкка килде |
Дәвамчысы | Яков Петерс |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 11 сентябрь 1877 Дзержыново[d], Минск губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 20 июль 1926 (48 яшь) Мәскәү, ССРБ |
Сәяси фирка | 1) Литва социал-демократик фиркасе (1895—1900) 2) Польшы кыйраллыгы һәм Литваның социал-демократик фиркасе (1900—1917) 3) ВКП(б) (1917 елдан) |
Җефет | Софья Дзержинская[d] |
Балалар | Ян |
Әни | Елена Игнатий кызы Янушевская |
Әти | Эдмунд Иосиф улы Дзержинский |
Белем | Санкт-Петербург дәүләт университеты |
Истәлек
- Ф. Дзержинский исеме ССРБ күп шәһәрләргә, районнарга, авылларга, заводларга, корабларга һ.б. объектларга кушылган. Шәһәр урамнарында «Тимер Феликска» куелган бюстлар, һәйкәлләр пәйда булганнар.
- 2013 елда Россиядә Дзержинский исемен 1342 мәйдан, урам, проспект һәм тыкрык йөртә.[1] Әлеге вакытта Дзержинский исемен өч шәһәр йөртә: Дзержинск (Түбән Новгород өлкәсе), Дзержинский (Мәскәү өлкәсе), Дзержинск (Белорусия).
- Татарстанда Казанда, Яр Чаллыда, Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә, Баулыда, Базарлы Матакта, Чирмешәндә, Лаешта, Иске Чүпрәледә, Болгарда, күп кенә бистәләрдә, авылларда урамнарга исеме бирелгән.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Википедиягә ярдәм итә аласыз. |
🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg