Яктылык тизлеге

Яктылык тизлеге — вакуумда электромагнитик дулкыннар таралуы тизлегенең абсолют зурлыгы. Физикада гадәт буенча «c» ([цэ] дип әйтелә) хәрефе белән билгелилләр. Яктылыкның вакуумдагы тизлеге — фундаменталь даими, ул инерциаль хисап системасын сайлауга бәйле түгел. Ул аерым җисемнәрнең генә түгел, ә тулаем фәза-вакытның үзлекләрен билгели. Хәзерге заманча карашлар буенча, яктылыкның вакуумдагы тизлеге — кисәкчекләр хәрәкәт тизлегенең иң зур мөмкин булган зурлыгы.

Яктылык тизлеге
Ачучы яки уйлап табучыОле Рёмер[d][1]
Үлчәмлек
Берәмлек символыc
Санлы әһәмият299 792 458 м/с[2][3]
Канун яки назарияне тасвирлаучы фурмулаОшибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Обозначение в формуле
СИ берәмлегендә299 792 458,01472 м/с
Башка үлчәү берәмлекләренә1 079 252 848,8 км/сәг һәм 670 616 629,384 миля в час
Символ величины (LaTeX)Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Физик зурлыктизлек[d]
Нинди вики-проектка керәПроект:Математика[d] һәм Википедия:Проект:Физика
Рекомендуемая единица измеренияОшибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
 Яктылык тизлеге Викиҗыентыкта

Вакуумда (бушлыкта)

Җир-Ай моделендә яктылык нуры таралу вакыты. Җир өслегеннән ай өслегенә кадәр араны үтү өчен яктылыкка 1,255 с. вакыт кирәк

Яктылык тизлегенең иң төгәл үлчәме 299 792 458 ± 1,2 м/с 1977 елда эталон метр нигезендә башкарыла.

Хәзерге вакытка, вакуумда яктылык тизлеге — билгеләмә буеча, төгәл 299 792 458 м/с-ка, яки якынча 1 079 252 848,8 км/с-ка тигез булган фундаменталь даими. Төгәл үлчәү 1983 елдан метрның эталоны итеп яктылыкның вакуумда 1 / 299 792 458 секунд вакытында үткән арасы алынганлыкка бәйле.

Табигатьтә яктылык тизлеге белән таралалар:

Үтәкүренмәле тирәлектә

Яктылыкның үтәкүренмәле тирәлектәге тизлеге — яктылыкның вакуумнан аермалы тирәлектә таралу тизлеге. Дисперсияле тирәлектә фаза һәм төркем тизлеген аералар.

Фаза тизлеге монохроматик яктылык дулкынының озынлыгы һәм ешлыгын бәйли (λ=c/ν). Әлеге тизлек гадәттә (ләкин гел түгел) c кимрәк. Яктылыкның вакуумдагы һәм фаза тизлекләренең чагыштырмасы сыну күрсәткече дип атала.

Төркем тизлеге тигезлекле тирәлектә һәрвакыт c-дан кимрәк. Ләкин тигезлексез тирәлектә ул c-дан зуррак булырга мөмкин. Ләкин, шул ук вакытта, импульсның алгы фронты барыбер яктылыкның вакуумдагы тизлегеннән зур тизлек белән хәрәкәт итми.

Арман Ипполит Луи Физо тәҗрибәдә исбатлый: тирәлекнең яктылык нурына карата хәрәкәте яктылыкның әлеге тирәлектәге тизлегенә тәэсир итә ала.

Яктылык тизлеген үлчәү тарихы

Антик галимнәр, бик сиркәләреннән тыш, яктылык тизлеген чиксез дип уйлаганнар [5]. Яңа вакытта әлеге сорау дискуссияләргә сәбәп була. Галилей һәм Роберт Гук аны, бик зур булса да, чикле дип фаразлаганнар, ә Иоганн Кеплер, Рене Декарт һәм Пьер Ферма элеккечә яктылык тизлеген чиксез дип уйлаганнар.

Яктылык тизлегенә беренче сыйфатламаны Олаф Рёмер бирә (1676). Җир һәм Юпитер Кояштан төрле якта булганда, Юпитер иярчене Ионың тотылуы 22 минутка соңарганын күзәтә. Шуннан ул яктылык тизлегенең төгәл булмаган, ләкин якынча зурлыгын билгели — 220 000 км/с. Ярты гасырдан соң, яктылык аберрациясен ачу яктылык тизлегенең чиклелеген раслау һәм аны төгәлрәк билгеләү мөмкинлеген бирә.

Шулай ук карагыз

  • Яктылыктан тизрәк хәрәкәт
  • Тавыш тизлеге

Искәрмәләр

  • SI A concise summary of the International System of Units, SI — 2019.
  • 6-35.a // Quantities and units—Part 6: Electromagnetism — 1 — ISO, 2008. — 58 p.
  • Гиндикин С. Г. Рассказы о физиках и математиках. — МЦНМО. — Б. 105-108. — ISBN 5-900916-83-9.
  • Әдәбият

    1. Физические величины: Справочник./А. П. Бабичев, Н. А. Бабушкина, А. М. Братковский и др.;под ред. И. С. Григорьева, Е. З. Мейлихова М.: Энергоатомиздат, 1991, — 1232 с — ISBN 5-283-04013-5

    Сылтамалар

    Искәрмәләр

    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg