Тынычлык өчен Нобель премиясе

Тынычлык буенча Нобель премиясе — тынычлык урнаштыру буенча казанышлар өчен ел саен Ослодагы Нобель комитеты тапшыра торган дәрәҗәле бүләк.

Намзәтләрне теркәү кагыйдәләре

Нобель фонды уставы нигезендә, намзәтләрне түбәндәге затлар тәкъдим итә ала:

  1. Норвегия Нобель комитетының элеккеге һәм гамәлдәге әгъзалары һәм Нобель институты тарафыннан билгеләнгән киңәшчеләр;
  2. төрле илләрнең милли парламентлары һәм хөкүмәтләре әгъзалары, шулай ук Парламентара берлек әгъзалары;
  3. Гаагадагы Халыкара арбитраж мәхкәмәсе әгъзалары;
  4. тынычлык мәсьәләләре буенча халыкара даими бюро комиссиясе әгъзалары;
  5. Халыкара хокук институтының әгъзалары һәм ассоциацияләшкән әгъзалары;
  6. сәяси фәннәр һәм юриспруденция, тарих һәм фәлсәфә өлкәсендәге университетларның профессорлары;
  7. Тынычлык буенча Нобель премиясе лауреатлары.

Лауреатлар исемлеге

1900-еллар

ЕлИсемТема
1901 ел Жан Анри Дюнан«Халыкларның тыныч хезмәттәшлегенә кертем керткән өчен».
Фредерик Пасси«Тынычлык урнаштыру буенча күп еллык хезмәтләр өчен».
1902 ел Эли Дюкоммен«Европаның төрле пацифистик җәмгыятьләренең эшен коодинацияләү максатыннан Халыкара тынычлык бюросына нигез салуда хезмәт өчен рәхмәт йөзеннән ».
Шарль Альбер Гоба«Халыкара арбитраж эшендә тырышлык өчен».
1903 ел Уильям Рандал Кример«Арбитраж юлы белән тынычлык урнаштыруда тырышлыклар өчен».
1904 елХалыкара хокук институты (Гент, Бельгия)Халыкара хокук институты – халыкара хокук принципларын билгеләгән, аның кодлаштыра башлаган һәм халыкара проблемаларны чишү юлларын тәкъдим иткән иң беренче оешмаларның берсе.
1905 ел Берта Зутнер«Актив пацифистик эшчәнлек өчен».
1906 ел Теодор Рузвельт«Портсмут тынычлык килешүен имзалауга керткән өлеш өчен».
1907 ел Луи Рено«Франциядә халыкара хокукның чын даһие буларак».
Эрнесто Теодоро Монета«Тынычлык өчен эшчәнлеге өчен»
1908 ел Клас Понтус Арнолдсон«Норвегия конфликтын чишүдә керткән өлеш өчен».
Фредрик Байер«Региональ хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан Скандинавия парламентара берлеген оештыру өчен».
1909 ел Огюст Беернар«Халыкара арбитраж һәм коралларның киметү өчен көрәштә кылган тырышлыкларга рәхмәт йөзеннән».
Поль Д’Эстурнель де Констан«Франция һәм күрше илләр арасында арбитраж турындагы солых төзү өчен.
1910 елХалыкара тынычлык бюросы«Коралсызландыру буенча конференцияләр оештыру өчен».

1910-еллар

ЕлИсемТема
1911 ел Тобиас Ассер«Халыкара арбитраж өлкәсендә хезмәт өчен».
Альфред Герман Фрид«Интернациональ эшчәнлеге өчен».
1912 ел Элиу Рут«Көнбатыш ярымшарда тынычлык урнаштыру буенча хезмәт өчен»
1913 ел Анри Лафонтен«Европада тынычлык өчен халык көрәшенең чын лидеры буларак».
1914 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1915 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1916 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1917 елХалыкара Кызыл Хач комитеты«Хәрби әсирләрнең хәлен яхшырту эшчәнлек өчен».
1918 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1919 ел Томас Вудро Вильсон«Хәзерге заман халыкара сәясәтенә кешелекнең нигез канунын керткән өчен».
1920 ел Леон Виктор Огюст Буржуа«Тынычлыкны арбитраж ярдәмендә урнаштыруда тырышлык өчен».

1920-еллар

ЕлИсемТема
1921 ел Карл Яльмар Брантинг«Швеция белән Норвегия арасындагы бәхәсне тыныч юл белән чишү һәм Милләтләр Лигасында эшчәнлек өчен».
Кристиан Ланге«Арбитражны халыкара конфликтларны чишү юлы буларак пропагандалаган өчен».
1922 ел Фритьоф Нансен«Авыр хәлдәгеләргә озак еллар ярдәм иткән өчен».
1923 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1924Премия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1925 ел Джозеф Остин Чемберлен«Локарн солыхларында керткән өлеше өчен».
Чарлз Гейтс Дауэс«Аның исемен йөртүче планга керткән хезмәт өчен».
1926 ел Аристид Бриан

Густав Штреземан

«Озак еллар дошманлыктан соң, Локарн пакты төзегәндә һәм Франция белән Алмания арасында дусларча диалог оештырганда хезмәтләр өчен».
1927 ел Фердинанд Эдуард Бюиссон«Француз һәм алман халыклары арасында дуслыкны кайтаруга юнәлдерелгән эшчәнлек өчен».
Людвиг Квидде«Франция белән Алманияның иҗтимагый фикерләрен тыныч мөнәсәбәтләргә әзерләгән өчен».
1928 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1929 ел Фрәңк Биллингс Келлог (1930 елда тапшырыла)«Париж пактын әзерләү өчен».
1930 ел Натан Седерблюм«Тынычлыкка дини берләшмә аша ирешүдә казанышлар өчен».

1930-еллар

ЕлИсемТема
1931 ел Джейн Аддамс«Тынычлык сөюче хатын-кызларның чын делегаты буларак».
Николас Мюррэй Батлер«Тынычлык хезмәтендә бетмәс энергия һәм тырышлык өчен».
1932 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1933 ел Ральф Норман Энджелл«Тынычлыкны пропагандалау өчен».
1934 ел Артур Һендерсон«Халыкара коралсызландыру эшен каты яклаган өчен».
1935 ел Карл фон Осецкий«Алманиядә милитаризм белән көрәш өчен».
1936 ел Карлос Сааведра Ламас«1935 елгы Боливия-Парагвай конфликтында тынычлык урнаштыру ролен үтәгән өчен».
1937 ел Роберт Сесил«Милләтләр Лигасы алдында куйган тырышлыклар өчен».
1938 елКачаклар эшләре буенча Нансен халыкара оешмасы«Авыр хәлдәгеләргә ярдәм кылуда эшчәнлек өчен».
1939 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.(2/3) и Нобелевский фонд (1/3).
1940 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.(2/3) и Нобелевский фонд (1/3).

1940-еллар

ЕлИсемТема
1941 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына (1/3). күчерелде.
1942 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына(1/3). күчерелде
1943 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына(1/3). күчерелде
1944 елХалыкара Кызыл Хач комитеты (1945 елда тапшырылда.)«ХКХК үзенең сугыш елларындагы эшчәнлеге белән халыкларның тормышчан кызыксынулары һәм солыхка ихтыяҗларын тиңләштереп, кешелекнең бердәмлегенең төп принципларына мәгънә кайтарды».
1945 ел Корделл Халл«Көнбатыш ярымшарда тынычлык урнаштыруда, сәүдәне ныгытуда һәм БМОны оештыруда булган казанышларын танып, рәхмәт йөзеннән».
1946 ел Эмили Грин Болч«Тынычлык өчен күп еллык, тырыш хезмәте өчен».
Джон Рэлей Мотт«Миссионерлык эшчәнлеге өчен».
1947 елҖәмгыятькә хезмәт итүче Дуслар Шурасы (Квакерлар), Җәмгыятькә хезмәт итүче Дусларның Америка комитеты (Квакерлар)«Квакерларның дөнья сугышына каршы протесты йөзеннән».
1948 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына(1/3). күчерелде
1949 ел Джон Бойд Орр«Аның кешелекне хаҗәттән коткару эшендә генә түгел, ә сыйныфлар, милләтләр һәм расалар арасында тыныч кооперация нигезләрен төзү буенча да казанышларын танып, рәхмәт йөзеннән ».
1950 ел Ральф Банч«Төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан Скандинав парламентара берлеген төзегән өчен.».

1950-еллар

ЕлИсемТема
1951 ел Леон Жуо«Тынычлык урнаштыру казанышлары хөрмәтенә».
1952 ел Альберт Швейцер«Миссионерлык эшчәнлеге өчен».
1953 ел Джордж Маршалл«Европа икътисадын сугыштан соң төзәтү буенча «Маршалл планы»ның инициаторы буларак».
1954 ел БМО Югары комиссарының качаклар эшләре буенча хезмәте«Качакларга армый-талмый һәм еш кына кадерсез ярдәм иткәне һәм качакларның хаҗәтләренә хакимиятләрнең игътибарларын юнәлтә алган өчен».
1955 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1956 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына(1/3). күчерелде
1957 ел Лестер Боулс Пирсон«Сүәеш кризисын үтеп чыгуда хезмәтләре өчен».
1958 ел Жорж Пир«Качакларга ярдәм өчен».
1959 ел Филип Ноэль-Бейкер«Коралсызландыру буенча күренекле белгеч буларак».
1960 ел Альберт Джон Лутули«Кешеләр һәм халыклар арасында гаделлек урнаштыруда тырышлыклар өчен».

1960-еллар

ЕлИсемТема
1961 ел Даг Хаммаршельд«БМОда эшчәнлек өчен».
1962 ел Лайнус Карл Полинг«Атом-төш тәҗрибәләрен тыю турында килешү проекты авторы буларак».
1963 елХалыкара Кызыл Хач комитеты«Үзенең хезмәт итү дәверенең 100-еллыгы хөрмәтенә».
Кызыл Хач җәмгыятьләре Лигасы«ХКХКның 100-еллыгы хөрмәтенә».
1964 ел Мартин Лютер Кинг«Каратәнлеләрнең тигез хокуклары файдасына эшчәнлек өчен».
1965 ел БМОның Балалар фонды (ЮНИСЕФ)«Халыклар арасында туганлык һәм тынычлыкны ныгытуда казанышлары өчен».
1966 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1967 елПремия тапшырылмады.Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына(1/3). күчерелде
1968 ел Рене Кассен«Кеше хокукларының гомуми декларациясен кабул итүнең 20-еллыгы хөрмәтенә».
1969 елХалыкара хезмәт оешмасы«Тынычлык инфраструктурасын төзүдә һәм халыклар арасында туганлыкны ныгытуда эшчәнлек өчен».
1970 ел Норман Эрнест Борлоуг«Азык-төлек проблемасын чишүдә хезмәте һәм «яшел инкыйлабны» башкару өчен».

1970-еллар

ЕлИсемТема
1971 ел Вилли Брандт«Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасындагы тынгысызлыкны киметү юлында ачык тәкъдимнәр өчен».
1972 елПремия тапшырылмады.Акчалар Нобель фондына күчерелде.
1973 ел Генри Киссинджер«Вьетнамда солыхка бәйле казанышларын танып, рәхмәт йөзеннән».
Ле Дых Тхо«Вьетнамда солыхка бәйле казанышларын танып, рәхмәт йөзеннән».
1974 ел Шон Макбрайд«Кеше хокукларының халәтен күзәтүнең халыкара механизмнарын оештырган өчен».
Эйсаку Сато«Антимилитаризм сәясәте өчен».
1975 ел Андрей Сахаров«Кешеләр арасында тынычлыкның фундаменталь принципларын яклаган һәм хакимиятнең хокук бозулары һәм кеше хокукларын теләсә нинди рәвештә басуларга каршы көрәш өчен».
1976 ел Бетти Уильямс,

Мейрид Корриган

«Тынычлык эше буенча казанышларын танып».
1977 елAmnesty International (Халыкара амнистия)«Кешелек дәрәҗәләрен көчләүдән, җәзалаулардан һәм таркаулыктан яклаган өчен».
1978 ел Әнвәр Садат,

Менахем Бегин

«Исраил белән Мисыр арасында төп килешүләрне әзерләгән һәм төзегән өчен».
1979 ел Тереза Ана«Кеше дәрәҗәләренең кагылгысызлыгын яклап, иң мөһим сферада тынычлык урнаштыручы буларак».
1980 ел Адольфо Перес Эскивель«Кеше хокуклары өчен көрәшүче буларак».

1980-еллар

ЕлИсемТема
1981 ел БМО Югары комиссарының качаклар эшләре буенча Идарәсе«Качакларга армый-талмый һәм еш кына кадерсез ярдәм иткәне һәм качакларның хаҗәтләренә хакимиятләрнең игътибарларын юнәлтә алган өчен».
1982 ел Альва Мюрдаль,

Альфонсо Гарсия Роблес

«Коралсызландыру эшендә зур өлеш өчен».
1983 ел Лех Валенса«Кеше хокуклары өчен көрәшүче буларак».
1984 ел Десмонд Мпило Туту«Апартеидка каршы көрәштә күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен».
1985 ел Бернард Лаун, Дөнья табиблары атом-төш сугышын булдырмас өчен«Җәмгыятьнең мәгълүматлы булуы һәм кешелек акылын тынычлык файдасына күндерүе өчен».
1986 ел Эли Визель«Яһүдиләрнең, нацизм корбаннарының җәфа чигүләренә багышланган тематикага тугры булган өчен».
1987 ел Оскар Ариас Санчес«Үзәк Америкада тыныч сөйләшүләр инициаторы буларак».
1988 ел БМО Тынычлык урнаштыру көчләре«Тынычлыкны яклаган өчен».
1989 ел 14 нче Далай-лама (Тензин Гьяцо)«Аерым кешеләр, җәмгыятьләр һәм халыклар арасында мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм түземлелек турында армый-талмый вәгазьләгән өчен».
1990 ел Михаил Горбачев«Аның бүген халыкара җәмгыятьнең мөһим өлешен характерлаучы тыныч процесста ролен танып, рәхмәт йөзеннән.».

1990-еллар

ЕлИсемТема
1991 ел Аун Сан Су Чжи«Кеше хокукларын яклаучы буларак».
1992 ел Ригоберта Менчу«Кеше хокуклары, бигрәк тә Американың төп халкының хокукларын яклаучы буларак».
1993 ел Нельсон Мандела

Фредерик Виллем де Клерк

«Аларның Көньяк Африкада апартеид режимының тыныч юл белән тәмамлануы эше һәм яңа демократиягә нигез әзерләүләре өчен».
1994 елКалып:Байрак/Фәләстыйн Ясир Гарәфәт

Шимон Перес
Ицхак Рабин

«Якын Көнчыгышта тынычлык ирешү буенча тырышлыклар өчен».
1995 ел Джозеф Ротблат һәм Фән һәм глобаль проблемалар буенча Пагуош конференцияләре.«Төш коралының дөнья сәясәтендәге ролен киметүгә юнәлдерелгән эшләр һәм коралларның бу төрен тыю буенча күп еллык тырышлыклар өчен»
1996 ел Карлуш Белу

Жозе Рамуш-Орта

«Аларның Көнчыгыш Тимордагы конфликтны тыныч юл һәм гаделлек белән чишү буенча тырышлыклары өчен»
1997 ел Джоди Уильямс һәм Пехотага каршы миналарны тыю өчен халыкара хәрәкәт«Пехотага каршы миналарны тыю һәм юк итү өстендә эшләгән өчен».
1998 ел Джон Хьюм

Дэвид Тримбл

«Төньяк Ирландиядәге конфликтны тыныч юл белән чишү юлларын эзләгән өчен».
1999 ел«Чикләрсез табиблар»«Гуманитар эшчәнлек һәм табигый, техноген катастрофалар һәм кораллы низаглар вакытында җәрәхәтләнгәннәргә ярдәм иткән өчен»
2000 ел Ким Дэ Чжун«Көньяк һәм Төньяк Кореяларның берләшүе һәм Көньяк Корея һәм гомумән, Көнчыгыш Азиядә демократия һәм кеше хокукларының ныгытылуы эшендә тырыш хезмәт өчен»

2000-еллар

ЕлИсемТема
2001 ел БМО һәм Кофи АннанКүпкә оешканрак дөнья төзүгә һәм бар дөньяда тынычлыкны ныгытуга өлеш керткән өчен»
2002 ел Джимми Картер«Бар дөньяда конфликтларны тыныч юл белән чишүдә тырышлыклар һәм кеше хокуклары өчен көрәш өчен».
2003 ел Ширин Әбади«Демократия үсеше һәм кеше хокуклары, бигрәк тә Ирандагы балалар һәм хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшкә зур өлеш керткән өчен».
2004 ел Вангари Маатаи«Демократия һәм тынычлык үсеше өчен күп еллык кертем өчен».
2005 ел МАГАТЭ һәм Мөхәммәд әл-Бәрадәи«Атом энергиясенең хәрби максатларда кулланылуын тыю һәм аның тыныч максатларда мөмкин кадәр куркынычсыз шартларда кулланылуын оештыруда тырышлыклар өчен».
2006 ел Мөхәммәд Юныс һәм Grameen Bank«Социаль һәм икътисади үсеш нигезләрен төзү буенча тырышлыклар өчен».
2007 ел Альберт Гор и КҮБЭХК«Кеше эшчәнлеге китереп чыгарган климатик үзгәрешләрнең нәтиҗәлрәен өйрәнгән һәм аларны булдырмас өчен тиешле чараларны эшләп чыгарган өчен».
2008 ел Мартти Ахтисаари«Аның берничә континента өч дистә ел эчендә халыкара конфликтларны чишүгә керткән мөһис тырыш өлеше өчен».
2009 ел Барак Обама«Халыкара дипломатия һәм халыклар арасында хезмәттәшлекне ныгытуда экстраординар тырышлыклар өчен».

2010-еллар

ЕлИсемТема
2010 ел Лю Сяобо«Кытайда кешенең фундаменталь хокуклары өчен озак һәм көчләүсез көрәш өчен»
2011 ел Элен Джонсон-Серлиф"Тынычлык урнаштыру һәм хатын-кызларның иминлеге һәм хокуклары өчен көч кулланмыйча көрәштеләр».
Лейма Гбови"Тынычлык урнаштыру һәм хатын-кызларның иминлеге һәм хокуклары өчен көч кулланмыйча көрәштеләр».
Тавакуль Карман"Тынычлык урнаштыру һәм хатын-кызларның иминлеге һәм хокуклары өчен көч кулланмыйча көрәштеләр».
2012 ел Европа берлеге«60 ел буена Европада кеше хокукларын яклаган һәм континентны берләштерүдә күп еллык роле өчен»
2013 елХимик коралны тыю буенча оешма«Химик коралны юк итү буенча киң күләмле эш башкарган өчен»
2014 ел Мәләлә Юсәфзәи«Балаларны һәм яшьләрне кысуга каршы һәм баларның белемгә хокукын яклап көрәшүе өчен»
Кайлаш Сатьяртхи«Балаларны һәм яшьләрне кысуга каршы һәм баларның белемгә хокукын яклап көрәшүе өчен»
2015 ел Тунистагы милли диалог квартеты«Туниста плюралистик демократияне төзүдә зур кертем өчен һәм 2011 елгы Ясмин инкыйлабы нәтиҗәләре буенча»
2016 ел Хуан Мануэль Сантос«Илдә ярты гасырдан артык барган ватандашлар сугышын туктатуга керткән көче өчен.
Роль: Колумбия президенты»
2017 елАтом-төш коралын тыю буенча халыкара кампания«Атом-төш коралын һәртөрле куллануның катастрофик нәтиҗәләренә игътибарны юнәлтү буенча керткән көчләре һәм килешүләр юлы белән әлеге төр коралны тыярга омтылышлары өчен»
2018 ел Дени Муквеге«Җенси көчләүне сугышлар һәм кораллы низаглар вакытында корал итеп куллануны тыю тырышлыгы өчен»
Надия Мурад«Җенси көчләүне сугышлар һәм кораллы низаглар вакытында корал итеп куллануны тыю тырышлыгы өчен»
2019 ел Абий Әхмәт Али«Эритрея белән Эфиопия арасында чик буе низагын чишү өчен»
2020 ел БМО Бөтендөнья азык-төлек программасы«ачлыкка каршы көрәш һәм конфликтлы төбәкләрдә тынычлыкка ирешү шартларын яхшыртуга өлеш керткән өчен»[1]
2021 ел Мария Ресса / Дмитрий МоратовФилипинда һәм Россиядә сүз иреген яклау буенча кыю көрәшкән өчен[2]
2022 ел Алесь Беляцкий / Мемориал / Гражданнар ирекләре үзәге[3]
2023 ел Нәргиз МөхәммәдиИранда хатын-кызларны җәберләүгә каршы көрәшүе һәм кеше хокукларын һәм ирекләрен алга сөрүе өчен[4]

Читтән торып тапшырылган премияләр

Кайбер премияләр читтән торып тапшырылганнар, чөнки лауреатлар я тоткынлыкта булганнар яисә аларның кайбер ирекләре (мәсәлән, күчеш иреге) чикләнгән булган:

Сылтамалар

Калып:Нобель премиясеКалып:Тынычлык буенча Нобель премиясе