PH

PH яки сутуар күрсәткече (водород күрсәткече, латинча pondus Hydrogenii - сутуар авырлыгы дигән сүз, "пэ-аш" дип әйтелә) - сулы эремәләрнең әчелелек дәрәҗәсе, сутуар ионнары концентрациясе белән бәйләнгән, бик сыекланган эремәләрдә сутуар ионнары активлыгына тиң.

Лимон согында лимон әчелеге 5%-6% булганга күрә pH=2,2 (югары әчелелек)

Сулы эремәләр өчен PH < 7 әчелекле эремәгә туры килә, PH > 7 нигезле эремәгә туры килә.

Формула буенча -PH сутуар ионнары активлыгыннан (моль/литр) унарлы логарифмга тигез:

Әчелек-нигез индикаторлары ярдәмендә билгеләнә, PH-үлчәгече белән үлчәнә.

Төшенчә 1909 елда Дания галиме Сөренсен тарафыннан кертелгән.

Тасвир

Чиста суда сутуар ионнары [H+] һәм гидроксид-ионнар ([OH]) концентрацияләре бертигез һәм 22 °C температурасында 10−7 моль/л тәшкил итә.

Әгәр эремәдә ике төр ионнар концентрациясе бертигез булса, эремә нейтраль реакциягә ия.

Суга әчелек кушылса, сутуар ионнары концентрациясе (сутуар ионы беркетелгән кушылма) арта, ә гидроксид-ионнар концентрациясе кими.

Шул чак: [H+] > [OH] очракта, эремә әчелекле дип атала, [OH] > [H+]  очракта — нигезле дип атала.

pOH

Эремәдә OH ионнары күрсәткече эремәнең нигезлелеген күрсәтә, һәм 25 °C температурасында , шуңа күрә:

pH күрсәткече төрле эремәләрдә

pH күрсәткече
МатдәpHИндикатор төсе
Геотермаль су Даллол вулканы янында≈ 0
Электролит кургаш аккумуляторда<1,0
Ашказаны сүле1,0–2,0
Лимон согы (лимон әчелеге 5 %)2,0±0,3
Азык серкәсе2,4
Алма согы3,0
Кока-кола3,0±0,3
Каһвә5,0
Шампунь5,5
Чәй5,5
Исән кеше тиресе5,5
Әчелекле яңгыр< 5,6
Эчәргә яраклы су6,5–8,5
Сөт6,6–6,93
Селәгәй6,8–7,4
Чиста су, 25 °C7,0
Кан7,36–7,44
Диңгез суы8,0
Кул сабыны (майлы)9,0–10,0
Нашатырьлы спирт11,5
Агарткыч (хлор акшары)12,5
Селте куертылган эремәләре>13

Кеше каны рН нормаль дәрәҗәсе 7,36 тәшкил итә, әгәр рН 6,95 төшсә, кеше аңын югалта, әгәр рН 7,7 күтәрелсә - бик көчле көзән җыеру башлана.

Сылтамалар