Samsung

Samsung Group («Самсунг Груп», кор. 삼성그룹) — 1938 елда нигез салынган Көньяк Корея компанияләре төркеме, иң зур чебольларның берсе. Дөнья базарында югары технологияле компонентлар, шул исәптән интеграль микросхемалар, телекоммуникацион җайланмалар, көнкүреш техникасы, аудио һәм видео җайланмалар җитештерүче буларак билгеле.

Samsung
Тармакконгломерат[d]
Нигезләнү датасы1938
Логотип
Сурәт
Исем三星 그룹, 삼성 그룹 һәм Samsung Group
Романизация Маккьюна — РайшауэраSamsŏng
Новая романизация корейского языкаSamseong
НигезләүчеЛи Бён Чхоль[d]
Дәүләт Көньяк Корея[1]
Оештыру-хокук формасышәхси ширкать[d] һәм гаммәви ширкәт
Гомуми керем208 500 000 000 $
Саф керем37 100 000 000 $
Операцион керем6 700 000 000 $
Барлыкка килгән урыныСувон
Штаб-фатирының урнашуыSamsung Town[d], Сочхо[d], Сеул, Көньяк Корея
БиржаКорейская биржа[d]
Хезмәткәрләр саны590 000 (2014)
Җитештерәэлектроника, бытовая техника[d], көймәтөзүчелек[d], финанслар[d], химия, күңел ачу[d], кесә телефоны, кием, автомобиль, электр җиһаз[d], электронный компонент[d], медицинское оборудование[d], DRAM[d], фләш-хәтер[d], сетевое оборудование[d] һәм авиастроение[d]
Рәсми веб-сайтsamsung.com
Схематик иллюстрациясе
Alexa урыны339[2]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре6 360 000 ± 9999
Рәсми кибет URL-ыshop.samsung.com/au/(ингл.)
 Samsung Викиҗыентыкта

Корей телендә «Самсунг» (кор. 삼성?, 三星?) сүзе «өч йолдыз» дигәнне аңлата.

Компания тарихы

Ли Бён Чхоль

1930 елларда Кореяда эшмәкәр Ли Бён Чхоль дөге оны җитештерү буенча үз эшен ача. Тэгу шәһәрендәге кечкенә генә склад Samsung компаниясенең зур тарихына әверелә. Бу вакытта Корея Япония колониясе була. 1938 елда Ли Бёнга Кореядән Кытайга һәм Маньчжуриягә экспорт өчен беренче бәйсез канал булдыра ала. Дөге, шикәр һәм киптерелгән балык кебек азык-төлек продуктларын тәэмин итүнең актив үсеше Samsung Trading Company сәүдә маркасын рәсми рәвештә теркәргә мөмкинлек бирә. Корея сугышы бу бизнеска чик куя. Складлар һәм компаниянең төп заводлары талап чыгыла һәм яндырып бетерелә.

Корея сугышыннан соң Көньяк Кореяның яңа президенты генерал Пак Чон Хи сәнәгать һәм икътисад реформаларын башлый. Икътисадның сәнәгать секторын үстерү программасы эшләнә. Корея реформаторлары тотрыклы икътисад эре концерннарга таянырга тиеш дигән нәтиҗә ясаганнар, шуңа күрә иң күренекле Корея эшмәкәрләренә хөкүмәт кредитлары бирелгән. Шулай итеп, 30 эре компания (чеболь) булдырыла. Алар арасында, Samsung[3] тан тыш, Daewoo, Hyundai, Goldstar (LG) һәм башкалар була. Һәр чебольның үз юнәлеше булган: Daewoo — автомобильләр җитештерү, Goldstar — көнкүреш техникасы, Samsung — электроника.

Структура

Электрон сәнәгать

Төркем сатуларының 70% тан артыгы электроника өлкәсенә туры килә[4].

Samsung FF фотоаппараты

Әлеге бүлекчә компанияләре:

  • Samsung Electronics
  • Samsung SDI
  • Samsung Electro-Mechanics
  • Samsung SDS
  • Samsung Networks

Бүлекчәләр каты дисклар (HDD), оператив хәтер, SRAM, сыек кристалл мониторлар, кәрәзле телефоннар, ноутбуклар, принтерлар һ. б. җитештерү белән шөгыльләнә.

Химия сәнәгате

Химия сәнәгате бүлекчәсе структурасы дүрт оешманы үз эченә ала:

  • Samsung Total Petrochemicals
  • Samsung Petrochemicals
  • Samsung Fine Chemicals
  • Samsung BP Chemicals

Тармак концернга елга 5 миллиард долларга якын табыш китерә. Нефть химиясе комплексы Дусанда (Көньяк Корея) урнашкан 15 заводтан тора, алар көнкүреш химиясен, гомуми куллану химиясен җитештерә, төп химикатлар: полиэтилен, полипропилен, мономер стирола, параксилол, LPG.

Җитештерү экологик җитештерү өлкәсендә ISO стандартларына туры килә[5].

Авыр сәнәгать

Авыр сәнәгать өлкәсендә концернның ике бүлекчәсе эшли:

  • Samsung Heavy Industries
  • Samsung Techwin

Бүлекчә якынча концернның 10% табышын китерә[6], чөнки нигездә Көньяк Кореянең эчке базарына эшли[7]. Бу бүлекчә эшчәнлегенең төп өлкәләре арасында: коралларның яңа төрләрен эшләү, шулай ук нефть, газ үткәргечләр, танкерлар төзү[8][9].

Төзелеш

Төзелеш белән концернның бер компаниясе шөгыльләнә:

  • Samsung Engineering

Тармак концернга елга 2 миллиард долларга якын табыш китерә. Бүлекчә, нигездә, бөтен дөнья буенча Samsung Group өчен офислар һәм заводлар төзү белән шөгыльләнә. Компания тарафыннан эшләнгән һәм проектланган корылмалар арасында — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Бурдж-Хәлифә, Тайваньда Тайбэй 101, Санкт-Петербургта «Лахта-центр»[10].

Финанс секторы

Конгломератның финанс секторына алты компания керә:

  • Samsung Life Insurance
  • Samsung Fire & Marine Insurance
  • Samsung Card
  • Samsung Securities
  • Samsung Investment Trust Management
  • Samsung Venture Investment

Тармак концернга елга 42 миллиард долларга якын табыш китерә. Шул ук вакытта ул, нигездә, Көньяк Корея территориясендә эшли һәм концернның үзенә финанс ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә. Fortune журналы мәгълүматлары буенча, компания бөтен дөнья иминият компанияләре арасында 18 нче урында урнашкан[11].

Искәрмәләр

  • Alexa Internet — 1996.
  • Син Хён Хвак Южная Корея: нелегкий путь к процветанию // Проблемы Дальнего Востока. — № 5.
  • Samsung Group annual 2006. әлеге чыганактан 2007-10-16 архивланды.
  • Официальны сайт Samsung Total Petrochemicals. әлеге чыганактан 2012-02-05 архивланды. 2008-11-18 тикшерелгән.
  • Samsung Group annual 2006. әлеге чыганактан 2007-10-16 архивланды.
  • Официальный сайт Samsung Techwin. әлеге чыганактан 2012-02-05 архивланды.
  • Энциклопедический фонд России. әлеге чыганактан 2007-11-12 архивланды.
  • Прайм ТАСС. әлеге чыганактан 2009-09-01 архивланды. 2008-12-07 тикшерелгән.
  • «Газпром» определился со списком подрядчиков для «Лахта центра». әлеге чыганактан 2014-10-23 архивланды.
  • Официальный сайт Samsung Life Insurance. әлеге чыганактан 2009-09-05 архивланды.
  • Сылтамалар

    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg