Корей теле

Корей теле — КХДҖ һәм Көньяк Кореядә яшәгән кореялылар теле. Гомуми сөйләшүчеләр саны — 78 млн кеше. Шулай ук Кытайда, Япониядә, Россиядә, АКШта һ. б. илләрдә сөйләшүчеләр бар. Гомуми сөйләшүчеләр саны 78 млн. Күбесе галимнәр корей телен изолят телләр рәтенә кертә[2], ә кайберләре исә гипотезадагы Алтай телләренең бер теле дип саныйлар [3]. Корей теле — җөмләне SOV тәртибендә төзүче агглютинатив телләр рәтенә керә [4].

Корей теле
Үзисем:

한국어, 조선어, 조선말
韓國語, 朝鮮語, 朝鮮말

Илләр:

КХДҖ байрагы КХДҖ, Көньяк Корея байрагы Көньяк Корея, Кытай байрагы Кытай, Япония байрагы Япония, АКШ байрагы АКШ, Канада байрагы Канада, Россия байрагы Россия

Рәсми халәт:

Көньяк Корея байрагы Көньяк Корея
КХДҖ байрагы КХДҖ
Кытай байрагы Кытай (Яньбянь-Корей автономияле округы)

Күзәтүдә тора:

Корей теленең милли институты

Сөйләшүчеләр саны:

78 млн.

Дәрәҗә:

тере

Халәт:

иминлектә[d]

 Классификация
Төркем:

Ауразия телләре

Язу:

һангыл, һанча

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

коо 330

ISO 639-1:

ko[1]

ISO 639-2:

kor[1]

ISO 639-3:

kor[1]

Тарих

Төп мәкалә: Корей теле тарихы

Әүвәлдәге өч Корея патшалыкларының телләре булган пэкче, силла һәм когурё хәзерге корей теленә ясаган тәэсире һаман да бәхәсле булып тора, чагыштырмача алар арасындагы лексика һәм грамматика буенча охшашлыклар очраса да. Кайбер лингвистлар фикеренчә, бу телләр арасында нык аерманы когурё телендә табарга була, шуңа да аны кайберәүләр япон теленең якын туганы яисә башлангычы дип саныйлар. Силла телен исә киресенчә, корей теленең нигезе булып тора.

Телнең үзатамасы

1945 елга кадәр «чосонмал» (кор. 조선말?, 朝鮮말?) яки «чосоно» (кор. 조선어?, 朝鮮語?) дип аталган, әлеге атама һаман Төньяк Кореяда кулланыла. Көньяк Кореяда «хангуго» (кор. 한국어?, 韓國語?) яисә, «хангуңмал» (кор. 한국말?, 韓國말?); күбесе очракта бары «куго» (кор. 국어?, 國語?, «дәүләт теле») дип әйтәләр. Кореянең ике ягында да халыкта «урималь» (우리말, «безнең тел») сүзе кулланыла.

Язу

Иң борынгы Корея теле сүзлеге (1920)

Кытай иероглифлары Кореяга Буддачылык белән бергә Прото–Өч Патшалык чорында безнең эрага кадәр 1-енче гасырда кертелгән булган. Алар корей теле өчен адаптацияләнгән булган һәм һанча буларак мәгълүм булган һәм мең ел буена корей телендә язу өчен төп язма булып калган, шулай ук соңрак уйлап чыгарылган төрле фонетик язмалар кулланылган, мәсәлән, иду язмасы, кугёл һәм һяңчһал. Күп привилегияле элита Ханҗа укый һәм яза белгән. Шулай да, күпчелек халык надан булган.
15-енче гасырда патша Сежоң Бөек хәзер һангыл буларак мәгълүм әлифба сызыклы язу системасын уйлап чыгарган.[5][6]

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Википедия

Википедиянең
корей телендә бүлеге бар!
ko:위키백과:대문

🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg