Европа (иярчен)

Европа (бор. грек. Ἐυρώπη) — Юпитерның иярчене. Дүрт Галилей иярчене арасында иң кечкенәсе.

Европа
Сурәт
Масса47,986 ± 0,001 йоттаграмм[1]
... хөрмәтенә аталганЕвропа[d]
Исемне бирүчеМарий, Симон[d]
Ачучы яки уйлап табучыГалилео Галилей һәм Марий, Симон[d]
Ачыш датасы8 гыйнвар 1610
Астраномик ачыш урыныПадуя үнивирситите[d]
Ана җисемЮпитер
Апоүзәк676 938 km
Периүзәк664 862 km
Орбита эксцентриты0,009
Орбита авышлыгы0,47 °
Орбита дәвере3,551 тәүлек
Зур ярымкүчәр671 100 km
Күренмә йолдызча зурлык5,29
Альбедо0,64
Тыгызлык3,013 кубик смга ... грамм
Температура50 K, 102 K һәм 125 K[2]
Радиюс1560,8 ± 0,5 km
Астрономический символ
Тема җәгърафиясеповерхность Европы[d]
Өслек гравитациясе1,314 метр в секунду в квадрате
 Европа Викиҗыентыкта
Ио, Ганимед һәм Европа иярченнәре орбиталь резонансы
Европаның Юпитер өстеннән чыгуы

Европа иярчене күбесенчә силикат токымыннан тора, үзәгендә тимер төш урнашкан.

Европа уртача радиусы 1560,8±0,5 км, Юпитерга карата һәрвакыт тик бер ягы белән борылган (синхронланган).

Өслеге бик яссы һәм боздан тора, анда бик аз кратерлар, ләкин күп ярыклар бар.

Европа котыпларында температурасы -223 С (50 К), экваторында -163 С (110 К).

Өслегенең яшьлеге һәм тигезлеге булганга күрә аның астындагы су океандагы микроскопик тереклек хакында фараз бар.

Агылыш көчләре сәбәпле шушы фараз ителгән су океан катмый, ахры. Агылыш көчләренең периодик үзгәрешләре иярченнең деформациясенә китерә һәм асты катламнарны җылыта.

Иярчендә сирәк атмосфера бар, ул күбесенчә уттуардан тора, атмосфера басымы нибары 0,1 мкПа, яки 10−12 атм тәшкил итә.

Ачылыш тарихы һәм атамасы

Европа Галилео Галилей тарафыннан 1610 елда үзе уйлап тапкан телескоп ярдәмендә ачыла. Шулай ук иярченне ачуны немец астрономы Симон Мариус та дәгъвалый. Ул иярченне 1609 елда күзәтә, ләкин моның белән бәйле мәгълүматларны вакытында бастырмый.

Иярченгә борынгы грек мифологиясе персонажы Европа исеме бирелә. Бу атаманы 1614 елда Симон Мариус тәкъдим итә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg