Елга каракошы

Елга́ каракошы́ (аккойрык бөркет, Haliaeetus albicilla) - карчыга кошлар гаиләлегеннән ерткыч кош.

Елга каракошы
Сурәт
Кыскача исемH. albicilla
Масса142 грамм[1], 4,014 килограмм[1] һәм 5,572 килограмм[1]
Халыкара фәнни исемHaliaeetus albicilla L., 1758[2][3][4][…]
Таксономик рангтөр[2][3][5][…]
Югарырак таксонбөркетләр[d][2]
Таксонның халык атамасыWhite-tailed Eagle[3][4][6][…]
Тәүге атамасыF. albicilla[d]
ХТСБ саклану статусыюгалу куркынычы иң аз булган[d][7]
Бүләкләр

Птица года[d] (2006)

[8]

Q1970703? (2021)

Канатлары киңлеге2,18 метр[9]
Төрләр ареалы харитасы
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусыendangered[d][10]
Нинди вики-проектка керәВикиПроект Инвазив биология[d]
CITES AppendixAppendix I of CITES[d][11]
 Елга каракошы Викиҗыентыкта
Haliaeetus albicilla
Haliaeetus albicilla groenlandicus

Евразиянең урман һәм урман-дала зоналарының зур сулык ярлары буенда тереклек итә. ТРда, башлыча, Идел һәм Кама елгалары үзәннәрендә очрый. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төзелгәч, елга каракошының саны шактый кими, хәзерге вакытта 30 пардан күбрәк исәпләнә. Оя коручы күчмә төр, кайберләре кышлый.

5-6 яшьтә җитлегәләр, гадәттә ике йомыркага утырып бала чыгаралар. Гәүдә озынлыгы 1 м га кадәр. Канат колачы 2,5 м га җитә. Олы бөркетнең авырлыгы 3 тән 6,5 кг га кадәр, ана затлар аталардан эрерәк. 2009 елда Иж елгасы буенда балыкчылар куйган ятьмәләргә уралып, табигать инспекторлары кулына 9,7 кг авырлыгындагы кош эләккән.[12]

Төсе көрән, башы һәм гәүдәнең түбәнге өлеше аксылрак. Канатлары киң, озын. Койрыгы кыска, чөйсыман, ак төстә. Акларының түбәнге ягы каурыйланмаган. Томшыгы зур, ыргаксыман, сары төстә. Елга каракошы биек кәүсәле карт урманнарда оялый. Ояны февраль-апрельдә ясый башлый. Биек агачларга зур оя ясап, аны күп еллар рәттән куллана. Соргылт төстә 1-3 йомырка сала, ояда ана һәм ата кошлар чиратлашып утыра. Балыклар, имезүчеләр (куян, ондатра, йомран), кошлар (үрдәк, акчарлак, кыр тавыклары), үләксәләр белән туклана.

Елга каракошы Татарстан Республикасы һәм Россиянең Кызыл Китапларына кертелгән һәм аны саклау чаралыры каралган күп кенә бөтендөнья документларына кертелгән. Татарстанның зур сусаклагычлар һәм елгалар янына урнашкан районнарында күренәләр алар. Март урталарында кайталар, октябрь азагында җылы якларга очып китәләр, сирәк кенә кышлаган экземплярлар да күзәтелә.[12]

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 3,2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  • 4,0 4,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  • IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  • IOC World Bird List. Version 10.1 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.1
  • The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
  • https://www.birdlife.cz/co-delame/akce-pro-verejnost/ptak-roku/
  • Per G P Ericson Flight speeds among bird species: allometric and phylogenetic effects // PLoS Biol. / J. A. EisenPLoS, 2007. — ISSN 1544-9173; 1545-7885doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0050197PMID:17645390
  • Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  • Species+
  • 12,0 12,1 Ятьмәдәге ерткыч (Табигать һәм без) / Әмир ХӘСӘНОВ, “Кичке Таң” Дәүләт тыюлыгы инспекторы. Әгерҗе районы / – № 43 (11288), 7 апрель, 2009, archived from the original on 2016-03-08, retrieved 2012-12-21 
  • Чыганаклар

    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg