Кюрий

АмерицийКюрий / Curium (Cm) Берклий
Атом номеры96
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
[247,0703] а. м. б. (г/моль)
Атом радиусыпм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусыпм
Ион радиусыпм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык13,51 г/см³
Моляр җылы сыешлыгыДж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелекВт/(м·K)
Эрү температурасыK
Эрү җылылыгы1340 кДж/моль
Кайнау температурасыK
Парга әйләнү җылылыгыкДж/моль
Моляр күләмсм³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрларыÅ
Дебай температурасыK

Кюрий (лат. Curium, Cm) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 96. Трансуран синтезы элементы

Этимологиясе

Исемен Пьер һәм Мария Кюри истәлегенә кушканнар.

Символы

Кюрий элементының символы — Cm (Кюрий тип укыла).

Тарихы

Плутоний белән бәйле эшләр тәмамланганнан соң, металлургия лабораториясе тикшеренүчеләренең игътибары яңа трансуран элементларын синтезлауга һәм тәңгәлләшүенә юнәлтелә. Бу эштә Г.Сиборг ., А. Гиорсо, Л. О. Морган һәм Р. А. Джеймс катнашалар1944 елда бу элементлар лантаноидларның аналогы булып торганы һәм аерым актиноидлар төркеменә кергәнлеге ачыклана.

Беренче булып 1944 елда кюрий асыла. Аны 239Pu α-кисәкчәләр белән аттырганда табалар.


Америций белән кюрийның аеруча зур авырлыклары туа, чөнки химик җәһәттән алар бик охшаш. Бүленешнең катлаулыгы элементларның беренче атамаларында - «пандемониум» һәм «делириум» - чагылыш тапкан, бу латиннан тәрҗемә иткәндә «тәмугъ» һәм «саташу» дигәнне аңлата.

Кюрий 1947 елда Л. В. Вернер һәм И.Перлман тарафыннан гидроксид рәвешендә аерып алына.

Чыгарып алу

Кюрийның билгеле бер изотопларын атом реакторларында җитештерәләр. Анда кюрий җитәрлек күләмдә туплаганнан соң, аны химик эшкәртү ысуллары белән бүлеп алып, туплыйлар һәм кюрий оксиды итеп эшкәртәләр.

Искәрмә

Әдәбият

  • Кюрий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 14-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Сылтамалар

Чыганаклар