Сиборгий
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | 106 | |||
Матдәнең тышкы күренеше | ||||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) | [263,1182] а. м. б. (г/моль) | |||
Атом радиусы | пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) | кДж/моль (эВ) | |||
Электрон конфигурациясе | ||||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы | пм | |||
Ион радиусы | пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) | ||||
Электрод потенциалы | ||||
Оксидлашу дәрәҗәсе | ||||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | г/см³ | |||
Моляр җылы сыешлыгы | Дж/(K·моль) | |||
Җылы үткәрүчелек | Вт/(м·K) | |||
Эрү температурасы | K | |||
Эрү җылылыгы | кДж/моль | |||
Кайнау температурасы | K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | кДж/моль | |||
Моляр күләм | см³/моль | |||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше | ||||
Рәшәткә параметрлары | Å | |||
Дебай температурасы | K |
Сиборгий (лат. Seaborgium, Sg, элек Уннилгексий, Unnilhexium, Unh, яки эка-вольфрам) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 6 төркем элементы. Тәртип номеры - 106. Әз генә вакыт тора торган радиоактив элемент.
Символы
Сиборгий элементының символы - Sg (Сиборгий дип укыла).
Тарихы
Сиборгий 1974 елда Берклида Калифорния университетындагы Лоуренс исемендәге лабораториядә синтезланган [1]. Яңа элементны алу өчен 249Cf+18O→263106+4n реакциясе кулланыла. Бер үк вакытта, аларга бәйсез рәвештә, Г. Н. Флеров һәм Юрий Оганесян җитәкчелегендә Дубна төркеме кургаш һәм хром кушылган атом-төш реакцияларе нәтиҗәсеендә 106-ынчы элементны синтезлау турында мәглүмат бастырып чыгара [2].
1993 елда IUPAC эшче төркеме Дубнадагы төркем эше тикшеренүләр өчен олы әһәмияткә ия, әмма, Беркли төркеменең эшеннән аермалы буларак, яңа элемент барлыкка килүен җитәрлек ышаныч булдырырлык итеп күрсәтмәде, дип нәтиҗә ясый[3]. Шуңа күрә 1997 елда IUPAC (совет галимнәре "резерфорд" дип атарга ризалыгын белдерүенә карамастан[4]) элементны Беркли физигы Гленн Сиборг хөрмәтенә сиборгий дип атарга карар кабул итә[5]. Сиборг үзе исән чакта элемент аның исеме белән аталган беренче галим була[6].
Билгеле изотоплары
Изотоп | Массасы | Ярым таркалыш чоры[7] | Таркалу типлары |
---|---|---|---|
258Sg | 258 | 2,9+1,3-0,7 мс | бүленеше |
259Sg | 259 | 0,48+0,28-0,13,28-0,13 с | α-таркалу 255. Rf (90 %); үзе бүленү |
260Sg | 260 | 3,6± 0,9мс | α-таркалу 256. Rf; үзе бүленү |
261Sg | 261 | 0,23±0,06с | α-таркалу 257. Rf |
262Sg | 262 | 6,9+3,8-1,8 мс | үзе бүленү; α-таркалу 258. Rf (< 22 %) |
263Sg | 263 | 1,0± 0,2с | α-таркалу 259. Rf; үзе бүленү (< 30 %) |
264Sg | 264 | 37+12-11 мс | үзе бүленү |
265Sg | 265 | 8±3 с | үзе бүленү; α-таркалу 261. Rf |
266Sg | 266 | 21+20-12 с | үзе бүленү; α-таркалу 262. Rf |
267Sg | 267 | Мс 19 | үзе бүленү; α-таркалу 263. Rf |
269Sg | 269 | 3,1+3,7-1,1 мин | α-таркалу 265. Rf |
271Sg | 271 | 2,4+4,3-1,0 мин | α-таркалу 267. Rf; үзе бүленү |
Чыганаклар
- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.(ингл.)
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised 2005 елның 29 декабрь көнендә архивланган. (2005).(ингл.)
Сылтамалар
- Сиборгий на Webelements
- Сиборгий в Популярной библиотеке химических элементов 2011 елның 23 август көнендә архивланган.
- О синтезе элемента на сайте ОИЯИ 2012 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган.