Криптон

БромКриптон / Krypton, Crypton (Kr) Рубидий
Атом номеры36
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
83,798 (2) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусыпм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусыпм
Ион радиусыпм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык3,48 г/л г/см³
Моляр җылы сыешлыгыДж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелекВт/(м·K)
Эрү температурасыK
Эрү җылылыгы-156,6 кДж/моль
Кайнау температурасы-152,3 K
Парга әйләнү җылылыгыкДж/моль
Моляр күләмсм³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрларыÅ
Дебай температурасыK

Криптон (лат. Krypton, Crypton, Kr) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 18 төркем элементы. Тәртип номеры - 36.Криптон — инерт бер атомлы газ, төсе, тәме һәм исе юк. Элементның атом массасы 83,798(2).

Символы

Криптон элементының символы — Kr (Криптон тип укыла).

Тарихы

Криптон 1898 елда инглиз химиклары Уильям Рамзай һәм Морис Траверс тарафыннан табылган. Алар һавадан кислородны, азотны, аргонны чыгарып беткәннән соң спектраль ысул белән ике газ торып калуын ачыклый: криптон (грек. κρυπτός — «яшерен», «сер саклаучы») һәм ксенон («ят», «гадәттән тыш») булып чыга алар.

Табигатьтә

Атмосфера һавасында күләме буенча 1,14×10-4%, атмосферада гомуми запасы 5,3×1012м³. 1 м³ һавада якынча 1 см³ криптон бар.

Һавадан криптон алу бик күп энергия таләп итә.

Җиһанда криптон һәм водород нисбәте даими булып кала. Монан йолдызлар арасындагы матдә криптонга бай дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Шулай ук 0503-289 RE санлы ак кәрләдә криптон бар. Ул кояштагыга караганда 450 тапкыр артык булып чыга, әмма әлегә кадәр моның сәбәпләре билгесез.

Физик үзенчәлекләре

Криптон — инерт газ, төссез, тәме булмаган һәм иссез (6 атмосфера басым ясаганда хлороформга охшаган кискен исле булып китә[1]). Тыгызлыгы стандарт шартларда 3,745 кг/м3 (һавадан 3 тапкыр авыр). Нормаль һава басымында криптон 119,93 (-153,415 °C) температурада суга әйләнә, 115,78 (-157,37 °C) температурада ката. Шулай итеп, ул сыек фазада якынча дүрт градус температура диапазонында гына яши.

Диамагнит үзенчәлекле. Магнитка сизгерлеге −2,9·10−5. Полярлашу 2,46·10−3 нм3.

Ионлашу энергиясе 13,9998 эВ (Kr0 → Kr+), 24,37 эВ (Kr+ → Kr2+).

Криптон тутырылган газлы көпшә

Биологик әһәмияте

Криптонның тере организмга тәэсире начар аңлашыла. Аны водолазлар эшендә тын алу катнашмалары составында һәм кан басымы югары булганда анестезия чарасы буларак файдалану мөмкинлекләре тикшерелә.[2].

Физиологик тәэсире

3,5 атмосфера басымы астында криптонлы газ катнашмаларын сулаганда наркотик эффекты күзәтелә.

Әдәбият

  • Криптон// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 13-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар

Сылтамалар

Искәрмәләр