Индий

КадмийИндий / Indium (In) Аккургаш
Атом номеры49
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
114,818 (3) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусыпм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусыпм
Ион радиусыпм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык7,31 г/см³
Моляр җылы сыешлыгыДж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелекВт/(м·K)
Эрү температурасыK
Эрү җылылыгы156,2 кДж/моль
Кайнау температурасы2080 K
Парга әйләнү җылылыгыкДж/моль
Моляр күләмсм³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрларыÅ
Дебай температурасыK

Индий (лат. Indium, In) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 13 төркем элементы. Тәртип номеры - 49.

Гади матдә индий — җиңел чүкелүчән, тиз эри, бик йомшак металл, көмөшсу-ак төстә. Химик үзенчәлекләре буенча алюминий һәм галлийга, тышкы күренеше белән цинкка охшаган.

Символы

Индий элементының символы — In (Индий дип укыла).

Планетада индий чыгару динамикасын, USGS мәглүматы буенча[1]

Тарихы

Индийны немец химиклары Фердинанд Райх һәм Теодор Рихтер (Richter Theodore) 1863 елда цинклар буенча спектроскопик тикшеренү вакытында таба[2][3]. 1867 елда бөтен дөнья күргәзмәсендә индийның ярты килограмлык коелмасы китерелгән булган инде[4].

Исеменең килеп чыгышы

Индийдагы спектрның ачык эмиссия хасияте — индиго төсе. Атама шуннан чыгып бирелгән.

Чыгарып алу

Индийны цинк һәм әзрәк нисбәттә кара һәм аккургашларның калдыкларыннан җитештерәләр.

Физик үзенчәлекләре

  • Эрү температурасы 156,5985 °C (429,7485 K)
  • кайнау температурасы 2072 °C (2345 K)
  • Тыгызлыгы: 7,362 (+20 °C, г/см³)
    • 7,023 (157 °C, г/см³)
    • 5,763 (2109 °C, г/см³)
  • Пар басымы (терек.баг. мм):
    • 0,01 (912 °C)
    • 0,1 (1042 °C)
    • 1 (1205 °C)
    • 10 (1414 °C)
    • 100 (1688 °C)
  • Даими басым булганда шартлы җылылык сыйдырышлыгы (0-150 °C): 0,238 Дж/га·K

Биологик әһәмияте

Индий организмда сизелерлек метаболик роль уйнамый[5] Вакытлыча кешенең мускулларында, сөяк һәм тиресендә туплануы мөмкин. III валентлы эрүчән кушылмаларын инъекция белән керткән очракта бөер өчөн агулы булуы ихтимал[6] Озак вакыт индий, гидроксид, оксидлары тузанын суларга туры килгәндә Калып:Тәржемәһез 3 дигән үпкә авыруын тудыруы ихтимал[7]

Индийның эш зонасы һавасында рөхсәт ителгән концентрациясе 0,1 мг/мм3 (Хезмәтне саклау милли институты, АКШ), әмма үпкә ауырулары турында мәглүмат килеп чыккач, кагыйдәләр катгыйлана башлый. Мәсәлән, Япония Милли иминлек һәм хезмәт гигиенасы институты ПДК-ны 0.0003 мг/м3[8] дип билгели.

Әдәбият

  • Индий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 10-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар

Сылтамалар

Искәрмәләр

(ингл.)