Прометий

НеодимПрометий / Prometium (Pm) Самарий
Атом номеры61
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
[146,9151] а. м. б. (г/моль)
Атом радиусыпм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусыпм
Ион радиусыпм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык7,22 г/см³
Моляр җылы сыешлыгыДж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелекВт/(м·K)
Эрү температурасыK
Эрү җылылыгы1080 кДж/моль
Кайнау температурасы2730 K
Парга әйләнү җылылыгыкДж/моль
Моляр күләмсм³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрларыÅ
Дебай температурасыK

Прометий (лат. Prometium, Pm) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 61. Лантаноид. Тәбигатьтә очрамый диярлек, чөнки андагы барлык изотоплар радиоактивлы. Тәүге тапкыр ясалма рәвештә 1945 елда алынган. Иң озак тора торган изотобы — прометий-145, ярым таркалыш чоры 18 ел була.

Символы

Прометий элементының символы - Pm (Прометий дип укыла).

Тарихы

Прометий, кыска вакытлы радиоактив элемент буларак, табигатьтә бик аз күләмдә очрый (бәяләмәләр буенча, ул Җир кабыгында берничә йөз грамм) һәм күп тикшеренүчеләрнең тырышлыгына да карамастан, аналитик рәвештә табыла алмый.

Прометий 1945 елда америка химигы Д. Маринский, Л. Гленденин һәм Ч. Кориэлл прометийны ураннан ион алмашлы сумала ярдәмендә бүлеп чыгарган.

1947 елда, прометийның химик үзенчәлекләрен тикшерү үткәргәч, яңа элемент барлыгы исбатлана[1].

Исеменең килеп чыгышы

Мифик герой - ут урлап, аны кешеләргә тапшырган титан Прометей исемен алып кушылган.

1950 елда IUPAC Атом үлчәве буенча комиссия 61-енче элементка прометий исеме бирә, бөтен иске — иллиний, флоренций, прометей һәм циклоний — кире кагыла.

Чыгарып алу

Металлик прометийны PmF3 металлотермия ысулы белән алалар.147Pm атом реакторларында барлыкка килә торган төрле радиоактив изотоп элементлар катнашмасыннан аерып алына.

Кулланылышы

Радиолюминофорларга өстәмә буларак кулланыла, прометий аларны β-нурланыштан яктыртырга мәҗбүр итә. Шул ук вакытта, α-нурланышка нигезләнгән матдәләрдән аермалы буларак, ул радиолюминофорларның тиз картаюына китерми.[2].

Әдәбият

  • Прометий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 21-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар

Сылтамалар

Искәрмәләр