Нарухито

Нарухито (яп. 徳仁, 1960 елның 23 феврале, Япония, Токио) — 2019 елның 1 маеннан Япониянең 126нчы императоры. 2019 елның 30 апрелендә тәхеттән ваз кичкән император Акихитоның өлкән улы[2].

Нарухито
126нчы Япония императоры
Вазыйфада
Вазыйфага керешкән
2019 елның 1 мае
Туган 23 февраль 1960(1960-02-23) (64 яшь)
Япония Токио
Җефет Масако[d][1]
Әни Митико
Әти Акихито
Белем Гакусюин университеты

Тәрҗемәи хәле

Япония тәхет варисы штандарты

1960 елның 23 февралендә Токиода туган. Балачакта Хиро шаһзадә исемле булган.

1989 елның 7 гыйнварында (бабасы император Хирохито вафатыннан соң) тәхет варисы булып калган.

1983-1985 елларда Бөекбританиядә Оксфордта Merton College да укый. 1989 елда Гакусюин университетында тарих фәннәре магистры дәрәҗәсе ала.

2019 елның 30 апрелендә тәхеттән ваз кичкән император Акихито урынына Япония императоры булды.

Гаиләсе

1993 елның 9 июнендә Япония тышкы эшләр министрлыгында дипломат булып эшләгән Масако Овадага өйләнгән.

  • кызлары шаһбикә Айко (2001). Шаһбикә Айко белән шаһзадә Хисахито (Нарухитоның энесе Акисино (Фумихито) улы) арасында тәхет варисы булу проблемасы туган.

Иҗтимагый эшчәнлеге

Уильям шаһзадә (у) белән. Кембриҗ, 2015
  • Япония исеменнән ил эчендә һәм чит илләрдә вәкиллек итә.
  • 1998 елга хәтле Япония олимпия комитеты патроны, 1998 елдан соң ХОК әгъзасы.
  • Җирнең су запасы һәм аны саклау мәсьәләләре белән кызыксына, чыгышлар ясый. XXI гасырның Халыкара су комиссиясе шәрәфле әгъзасы, Глобаль су җәмгыяте патроны.

Шәҗәрә

(122) Мәйҗи
 
(123) Тайчо
 
(124) Чова
 
(125) Акихито
 
Нарухито
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Ясухито
 
 
Масахито
 
 
Фумихито
 
Хисахито
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Нобухито
 
 
Томохито
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Такахито
 
 
Йосихито
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Норихито
 


Сылтамалар

Искәрмәләр

🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg