Паралимпия уеннары
Парали́мпия уеннары́ (Парoли́мпия уеннары́) – физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен уздырылучы халыкара спорт ярышлары. Традиция буенча ярышлар Олимпия уеннарыннан соң, 1992 елдан бирле шул ук шәһәрдә уздырылалар.
Паралимпия уеннары ике төрле була: җәйге (1960 елдан бирле уздырыла) һәм кышкы (1976 елдан бирле уздырыла). Паралимпия уеннары Халыкара Паралимпия комитеты карамагы астында узалар.
Паралимпия уеннарында хәрәкәтләнү мөмкинчелекләре чикләнгән, ампутация кичергән, сукыр яки церебраль паралич авырулы спортчылар катнаша ала. Акыл ягыннан гарип спортчыларга Махсус Олимпия уеннары, ә ишетми торганнарга – Дефлимпия уеннары уздырыла.
Паралимпия төшенчәсе
“Паралимпия “ төшенчәсенең барлыкка килүе төгәл билгеле түгел. Күпчелек очракта ул сүзне параплегия һәм олимпия сүзләре кушылып барлыкка килгән дип аңлаталар, чөнки беренче уеннарда күбесенчә аяклары хәрәкәтләнми торган спортчылар катнашканнар. Әлеге аңлатма хәзерге Паралимпия уеннарына туры килми, чөнки анда башка авырулы катнашучылар да бар.
Рәсми рәвештә “паралимпия” сүзен грек теленнән παρά бәйлеге һәм Олимпия сүзенән килеп чыккан дип билгелиләр. Παρά бәйлегең мәгънәсе “якын”, “чагыштырмача” һәм Олимпия уеннарына карата параллель рәвештә уздырылуын билгели. Паралимпия төшенчәсе беренче тапкыр Төнъяк Кореяның Сеул шәһәрендә 1988 елда уздырылган ярышларда рәсми кулланышка керә.
Инвалидлар спорты тарихы
Инвалидлар спорты гасырдан артык тарихка ия. Спортның сәләмәтләндерү өчен уңай тәэсир иткәне инде XVIII-XIX гасырларда ук билгеле булган. Шуннан бирле инвалидлар спортын үстерүгә юнәлгән төрле оешмалар тәзелә. Мәсәлән, 1888 елда Берлинда саңгыраулар өчен беренче спорт клубы оеша.
Беренче һәм икенче дөнья сугышлары миллионлап кешене гарип калдыра.
XX гасырда инде спортны инвалидлар өчен сәламәтләндерү чарасы буларак кына кабул итмиләр. Аны шулай ук ял итү һәм буш вакыт уздыру чарасы буларак та кабул итә башлыйлар. Спорт белән шөгыльләнүдә ярышу теләге дә арта бара.1948 елда Лондонда узган Олимпия уеннарына багышлап Сток-Мандевиль уеннары (ингл. Stoke Mandeville Games) (хастаханә исеме буенча) үткәрелә. Әлеге уеннарда инвалид коляскада йөрүче спортчылар катнаша. Чараны профессор Сток-Мандевиль хастаханәсе эшчесе Людвиг Гуттман оештыра. 1952 елда Стоук Мандевилль уеннары кабат уздырылына һәм аларда британиялеләрдән башка Нидерландлардан да спортчылар катнаша. Ә бу исә ярышларның халыкара спорт чарасына әйләнүе турында сөйли. Уеннарның рәсми атамасы – Халыкара инвалид коляскада йөрүче спортчылар уеннары (World Wheelchair Games). Әлеге уеннар Паралимпия уеннарын прообразы ролен үти.
1989 елда Халыкара Паралимпия комитеты (ингл. International Paralympic Committee (IPC)) төзелә.
Беренче Паралимпия уеннары 1960 елда Румда уза. Ул чарада 23 илдән килгән 400 спортчы катнаша. Чагыштырыр өчен: Сидней 2000: 123 илдән 4 меңгә якын спортчы.
1976 елда Швециядә беренче кышкы Паралимпия уеннары уздырыла.
Ярышларның бүленүе
Паралимпия уеннарында катнашучы спортчыларның төрле яктан инвалид була алуына карап, ярышлар алты категориягә бүленә:
- ампутация кичергән спортчылар өчен,
- церебраль паралич авырулылар өчен,
- инвалид коляскада йөрүчеләр өчен,
- күз күрү мөмкинчелекләре чикләнгәннәр өчен,
- Les Autres – башка авырулы (кәрләләр, склероз, тумыштан гарип һ.б.) спортчылар өчен.
Спорт төренә карап бу категорияләр өстәмә рәвештә берничә төргә бүленә. Бу бүленү спортчыларның допинг куллануга чик кую максаты белән дә кулланылына.
Паралимпия уеннары атрибутлары
Паралимпия эмблемасы
Паралимпия уеннарының эмблемасы күпчелек илләрнең байракларында очраучы кызыл, зәңгәр һәм яшел төсләрдән тора. Төсләрнең һәрберсе Agito (латинча “Мин хәрәкәтләнәм”) формасында. Өч Agito уртак нокта тирәли түгәрәкләнә һәм Җир шарының барлык нокталарыннанспортчыларның катнаша алуын билгели.
Паралимпия девизы
Паралимпия уеннарының девизы: “Җан хәрәкәттә” (ингл. Spirit in Motion).
Паралимпия гимны
Паралимпия уеннарының гимны булып Тьери Дарнисның "Hymn de l'Avenir" ягъни “Киләчәк гимны” тора. Гимн беренче тапкыр рәсми рәвештә 1996 елның уеннары ачылышы вакытында яңгырый.
Уеннар ачу тантанасы
Паралимпия уеннары ачылу тантанасы вакытында төрле чаралар уза. Гадәттә тантана ярышларны уздыручы илнең байрагын күтәрүдән һәм милли гимнын уйнатудан башлана. Уеннарны уздыручы ил халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен яктыртучы җырлы, биюле, музыкаль театральләштерелгән тамаша күрсәтеленә.
Тамашадан соң стадионга илләре буенча төркемнәргә бүленеп спортчылар чыга. Күпчелек очракта атлетларның чыгуы уеннарны уздыручы илнең дәүләт теленең алфавит тәртибе буенча бара. Ярышларны уздыручы илнең төркеме иң соңгы чыга.
Шуннан соң сәхнәдән уеннарның рәсми ачылышы турында сүзләр яңгырый һәм стадионга Паралимпия факелы керә. Уеннарны уздыручы илнең спортчысы факелдан махсус кәсәдә ут яндыргач, уеннар ачык, дип игълан ителә.
Уеннар ябу тантанасы
Паралимпия уеннарының ябылу тантанасы барлык ярышларның тәмамлануыннан соң уза. Уеннар ябылганда стадионга катнашкан илләрнең байраклары чыгарылына, шуннан соң илләр буенча бүленмичә барлык катнашкан спортчылар чыга. Паралимпия байрагы төшерелә.Уеннар рәсми рәвештә тәмам дип игълан ителгәч, Паралимпия утын сүнә.
Бу мәҗбүри чаралар узгач, киләсе уеннар уздыручы ил үзенең гореф-гадәтләрен яктыртучы кыска театральләштерелгән тамаша күрсәтә.
Медальләр тапшыру
Җиңүчеләргә медальләр һәрбер ярышларның тәмамлануына бирелә. Гадәттә беренче, икенче һәм өченче урын яулаган спортчылар махсус пьедесталга басып бүләкләнәләр. Медальләр тапшырылгач, җиңүче спортчыларның дәүләт байраклары күтәрелә һәм алтын медаль алган спортчы иленең гимны яңгырый. Медальләр белән бүләкләү тантанасы ярышлар тәмамланган көнне үк уздырыла алмаса, ахыр чиктә бер көн соңрак узарга мөмкин.
Паралимпия спорт төрләре
Җәйге Паралимпия спорт төрләре
|
|
|
Кышкы Паралимпия спорт төрләре
- Биатлон
- Кёрлинг
- Тау чаңгысы
- Алкалы хоккей
- Чаңгы узышлары
Паралимпия уздырылган урыннар
Ел | Җәйге Паралимпия уеннары | Кышкы Паралимпия уеннары | ||
---|---|---|---|---|
Саннар | Урыннар | Саннар | Урыннар | |
1960 | I Җәйге Паралимпия уеннары | Рум, Италия | ||
1964 | II Җәйге Паралимпия уеннары | Токио, Япония | ||
1968 | III Җәйге Паралимпия уеннары | Тел-Әвив, Исраил | ||
1972 | IV Җәйге Паралимпия уеннары | Гейдельберг, Алмания | ||
1976 | V Җәйге Паралимпия уеннары | Toronto, Канада | I Кышкы Паралимпия уеннары | Орнсколдсвик, Швеция |
1980 | VI Җәйге Паралимпия уеннары | Арнем, Нидерландлар | II Кышкы Паралимпия уеннары | Гейло, Норвегия |
1984 | VI Җәйге Паралимпия уеннары | Сток-Мандевиль, Бөек Британия Нью-Йорк, АКШ | III Кышкы Паралимпия уеннары | Инсбрук, Австрия |
1988 | VIII Җәйге Паралимпия уеннары | Сеул, Корея | IV Кышкы Паралимпия уеннары | Инсбрук, Австрия |
1992 | IX Җәйге Паралимпия уеннары | Барселона, Испания | V Кышкы Паралимпия уеннары | Альбервиле, Франция |
1994 | VI Кышкы Паралимпия уеннары | Лиллехаммер, Норвегия | ||
1996 | X Җәйге Паралимпия уеннары | Атланта, АКШ | ||
1998 | VII Кышкы Паралимпия уеннары | Нагано, Япония | ||
2000 | XI Җәйге Паралимпия уеннары | Сидней, Австралия | ||
2002 | VIII Кышкы Паралимпия уеннары | Солт-Лейк-Сити, АКШ | ||
2004 | XII Җәйге Паралимпия уеннары | Афиннар, Греция | ||
2006 | IX Кышкы Паралимпия уеннары | Турин, Италия | ||
2008 | XIII Җәйге Паралимпия уеннары | Пекин, Кытай | ||
2010 | X Кышкы Паралимпия уеннары | Ванкувер, Канада | ||
2012 | XIV Җәйге Паралимпия уеннары | Лондон, Бөек Британия | ||
2014 | XI Кышкы Паралимпия уеннары | Сочи, Россия | ||
2016 | XV Җәйге Паралимпия уеннары | Рио-де-Жанейро, Бразилия | ||
2018 | XII Кышкы Паралимпия уеннары | Пхёнчхан | ||
2020 | XVI Җәйге Паралимпия уеннары | Токио, Япония | ||
2022 | XIII Кышкы Паралимпия уеннары | Пекин, Кытай | ||
2024 | XVII Җәйге Паралимпия уеннары | Париж, Франция | ||
2028 | XVIII Җәйге Паралимпия уеннары | Лос-Анджелес, АКШ |
Чыганаклар
- Инглиз википедиясе (ингл.)
- Паралимпия уеннары тарихы (рус.)
Сылтамалар
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |