Риҗел Кентавр

Риҗел Кентавр (гарәп. رجل القنطورриҗл әл-қәнтәўр — «Кентаврның аягы»[1], лат. Rigil Kentaurus; Кентавр α, Кентавр альфасы, α Cen) — Кояшка иң якын булган Кентавр йолдызлыгындагы йолдыз системасы. Бу система өч әгъзадан тора: тыгыз куш йолдыз Кентавр α A белән Кентавр α B һәм гади күз белән күренмәүчән кызыл кәрлә Кентавр Проксимасы. Йолдызның тулай күренмә йолдызча зурлыгы −0,27m тәшкил итә һәм ул бу күрсәткеч буенча күк йөзендә өченче йолдыз.

Кентавр α системасының йолдызлары Кояш белән чагыштырганда

Искәрмәләр