Үлчәү йолдызлыгы

Мизан йолдызлыгы (гарәп. الميزانәл-мизан — «үлчәү»; шулай ук Үлчәү йолдызлыгы; лат. Libra) — Гакрәп һәм Сөмбелә йолдызлыклары арасындагы зодиак йолдызлыгы. Гади күз белән күреп булган 83 йолдызны эченә ала. Йолдызлыкның 4 нче дәрәжә зурлыктан яктырак 5 йолдызы гына булуына карамастан, бу иң күренекле зодиак йолдызлыкларыннан берсе. Кояш бу йолдызлыкта 31 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары апрельмай айларында. Тулысынча Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.

Мизан
Мизан
Мизан

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исемLibra
(иял. к.: Librae)
КыскартмаLib
Нигезүлчәү
Туры калкулык14сәг 15мин тан
15сәг 55мин кача
Авышлык−29° 30′ тан
0° кача
Мәйдан538 кв. градус
(29 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
  • Зөбәнел-Шимали (β) — 2,61m
  • Зөбәнел-Җәнүби (α) — 2,75m
Метеор агымнары
  • Май Либрилары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +61° тан −90° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — апрель, май.

Әүвәл йолдызлыкның йолдызлары Гакрәп йолдызлыгына кергәннәр. Аерым йолдызлык буларак антик гадәткә шактый соң, безнең чорга кадәр II гасырда керә.

Йолдызлар

Йолдызлыкның иң якты йолдызлары турыпочмаклыкны тәшкил итәләр.

Мизан α — Зөбәнел-Җәнүби (гарәп. الزبن الجنوبي‎ — «көньяк кыскыч»), күренүчән икеләтә йолдыз, аның әгъзалары +5,15 һәм +2,75 йолдызча зурлык белән ялтырыйлар.

Мизан β — Зөбәнел-Шимали (гарәп. الزبن الشمالية‎ — «төньяк кыскыч»).

Мизан γ — Зөбәнел-Гакрәп (гарәп. الزبن العقرب‎ — «чаян кыскычы»).

Мизан δ — үзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы 4,8 дән 6,0 га кадәр 2,3 тәүлек периодлы үзгәрә.

Мизан σ — үзгәрмә йолдыз.

Мизан α һәм β үлчәүнең «көянтә»се, ә γ һәм σ — «табаклар»ы булып торалар.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара