Борчак

Борчак (лат. Pisum sativum) – кузаклылар гаиләлегеннән булган үләнсыман үсемлек. Борчак – берьеллык үсемлек. Чәчәге кечкенә көймәгә дә, күбәләккә дә охшаган.

Борчак
Сурәт
Кыскача исемP. sativum
Халыкара фәнни исемPisum sativum L., 1753[1][2][3]
Таксономик рангтөр[1][2][3]
Югарырак таксонборчак[d][1][2][3]
Таксонның халык атамасыpysen yr ardd[4], garden pea[5], 豌豆[6][7][8][…], Erwt[9], hrách setý[10], satoherne[11], エンドウ, 완두, بازلاء, 豌豆[12][13], 麦豆[12][13], 雪豆[12][13], 荷兰豆[12][13], [13], 回鹘豆[13], 大薸[14], 豌豆尖[14], 豌豆荚[14], 豌豆花[14], 豌豆苗[14], arbeyera[15] һәм navadni grah
Нәрсәнең чыганагыборчак[d]
Бүләкләр

Овощ года[d] (2009 — 2010)

[16]
Водный след1979 cubic metre per ton[17]
Зоны морозостойкости растений2[d][18][19]
Ареал таксонаПекин[8], Кытай[20][21], Фуҗиян[d][22], Тибетский автономный район[d][23] һәм Гуандун[d][24]
Ссылка на авторов таксонаL.
GRIN URLnpgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=300472[25]
 Борчак Викиҗыентыкта

Культурлаштыру тарихы

Борчакның туган җире – Һиндстан һәм Тибет, ди белгечләр. Борынгы Кытайда борчак бәрәкәт һәм бәхет символы саналган. Борынгы Грециядә һәм Борынгы Римда борчак кара халыкның төп ризыгы булган. Европаның төньягында да, хәтта Швейцариядә дә таш гасыры һәм бронза чоры урыннарын казыганда, чия һәм слива төшләре белән бергә, борчак та табылган.

XIX гасырда әрмедә алман солдатларының көндәлек төп ризыгы борчак колбасасы булган, бу ризыкны шулай ук француз һәм испан солдатларына да күп ашатканнар. Дуңгыз маенда кыздырган борчак яки майлы борчак шулпасы король өстәле өчен дә яраклы ризык саналган.

Баллы яшел борчак XVI гасырда китереп чыгарылган. Европада беренчеләрдән булып аны голландлар, алардан соң инглизләр, французлар һәм алманнар үстерә башлаган. Германиядә хәтта базарга яшел борчак уңышын беренче булып алып чыгучы кешегә бүләк бирелә торган булган – әлеге культураны үстерүгә кешене кызыктыру өчен уйлап чыгарылган бер алым булган ул. Хәзер исә Русиядә генә дә яшел борчак консервлаучы дистәләгән заводлар эшли, болар елына 200 миллионнан да артыграк яшел борчак банкасын сатуга чыгара. Алай да җитми әле – Румыния һәм Венгриядән дә сатып алырга туры килә.

Азык-телек буларак кыйммәте

Борчакның кеше сәламәтлеге өчен иң кыйммәтле ягы – анда минераль тозларның, микроэлементларның һәм витаминнарның (бигрәк тә В төркеме витаминнарының) бик күп булуы. С витамины, фолий кислотасы һәм тимер – азканлылык белән интегүчеләргә кирәк. Иодның шактый булуы аны зоб, атеросклероз һәм симерү ише җитди чирләрне булдырмау эшендә ярдәмче итә. Шуның өстенә, борчак – метеонин, холин һәм лецитин чыганагы, болар организмда май алмашын нормальләштерә. Минераль тозлардан кальций, фосфор, магний һәм бигрәк тә калий күп. Калий организмнан артык сыеклыкны, шуның белән бергә шлакларны чыгара. Шуңа күрә кан басымы, йөрәк-кан системасы өчен бик файдалы.

Борчакта аксым һәм углеводлар, нигездә, крахмал күп. Нәтиҗәдә, ул калориялелек ягыннан кайбер төр итне (сыер итен) дә узып китә. Борчакта (бигрәк тә яшел борчакта) инозит күп, ә ул склерозга каршы торырга ярдәм итә. Калий кебек үк, инозит та йөрәк мускулы эшчәнлеге өчен бик әһәмиятле.

Киев галимнәре бодай, солы, кукуруза һәм борчак үсентесе экстрактларыннан профилактик туклану продуктлары эшләгәннәр. Болар сәламәтләндерү сәләтенә ия. Бигрәк тә балалар өчен файдалы. Киев Фәнни-тикшеренү институтының педиатрия, акушерлык һәм гинекология бүлеге тикшеренүләреннән ачыклануынча, бу продуктлар йөрәк-кан системасы, бавыр, бөер, азканлылык чирләрен булдырмаска ярдәм итәләр һәм алар озакламый киң кулланылышка кертелергә тиешләр.

Халык медицинасында борчакның үләне дә файдаланыла. Аны сидек кудыргыч һәм бөердәге ташларны эретергә ярдәм итүче чара буларак кулланалар. Борчак оны исә чуаннарны йомшарту чарасы буларак припарка рәвешендә файдаланыла.

Борчак корткычлары

Борчак коңгызы личинкасы бу культураның өчтән бер өлешен юкка чыгара.

Кызыклы фактлар

  • Тарихта борчак белән бәйле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә теркәлгән. Мәсәлән, Босфор тирәсендәге су асты кыяларына (рифларга) төртелеп һәлакәткә тарыган “Днепр” пароходы, өстенә бомба төшкән сыман, теткәләнеп беткән була, бөтен эчтәге тимерләре, аламаланып, һавада асылынып тора. Ә чынлыкта “Днепр”ның төбе аз гына тишелгән була. Шундый кечкенә генә авария аркасында аның бомба төшкән сыман теткәләнеп бетүенә бөтенесе шакката, диңгездә ул көнне хәтта давыл да булмый. Ә соңрак бөтен гаепнең борчакта булганлыгы ачыклана. Чөнки трюмнарга борчак тутырылган була. Кечкенә генә тишектән кереп торган су борчакны чылата, ул бүрткәннән-бүртә. Тимер арматура чыдамый һәм шартлый.
  • Икенче бер очрак – “Седов” бозваткычы тарихыннан. О.Ю.Шмидт язып калдыруынча, бозваткыч боз әсирлегендә калганнан соң кешеләрне витамин кытлыгыннан трюмда тишелеп чыккан борчак үсентеләре коткарып кала.
  • Әйтүләренчә, атаклы оратор Цицеронның исеме борчак дигән сүздән килеп чыккан. “Цицера” – латинчадан борчак дигәнне аңлата. Эш шунда, аның бабасының борынында борчак төсле миңе булган. Шулай итеп, аларга “борчак” кушаматы такканнар.

Чыганаклар