Жаир Болсонару

Бразилия сәясәтчесе, 2019 елдан бирле Бразилия президенты (38 нче)

Жаир Болсонару, Жаи́р Месси́ас Болсона́ру (порт. Jair Messias Bolsonaro, 1955 елның 21 марты, Бразилия, Сан-Паулу, Глисериу) — Бразилия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2018 елның 28 октябрендә узган гомуми сайлауларда Бразилия байрагы Бразилия Федератив Республикасының 38нче президенты итеп сайланган. 2022 елның октябрендә булып узган президент сайлауларында Эшчеләр партиясе кандидаты Луис Инасиу Лула да Силвага оттырган.

порт.-браз. Jair Bolsonaro
Сурәт
Имза
Җенесир-ат
Ватандашлык Бразилия
Тугандагы исемпорт.-браз. Jair Messias Bolsonaro
Туу датасы21 март 1955(1955-03-21)[1][2] (69 яшь)
Туу урыныГлисериу, Вторая бразильская республика[d][2]
АтаPercy Geraldo Bolsonaro[d][3]
Ире яки хатыныРожерия Нантес Нунес Брага[d][4], Ана Кристина Валле[d][5][6][7] һәм Мишель Болсонару[d][8]
БалаларФлавиу Болсонару[d], Карлус Болсонару[d], Эдуарду Болсонару[d], Ренан Болсонару[d] һәм Лаура Болсонару[d]
Туган телпортугал теленең Бразилия варианты[d] һәм португал теле
Предки изИталия
Һөнәр төресәясәтче, офицер
Башкарган вазыйфаБразилия президенты[d], federal deputy of Rio de Janeiro[d], Рио-де-Жанейро муниципаль палатасы депутаты[d], Mercosur Pro Tempore Presidency[d] һәм President-elect of Brazil[d]
Әлма-матерАгульяс-Неграс хәрби академиясе[d]
Титул префиксыәфәнде[d]
Активлык урыныБразилиа һәм Рио-де-Жанейро
Активлык чорнының башы1971
Строка принадлежностиOffice of the President of Brazil[9]
Сәяси фирка әгъзасыЛиберальная партия[d]
Намзәт булган сайлаулар2018 Бразилия гомуми сайлаулары, 2018 Бразилия президенты сайлаулары[d] һәм 2022 Brazilian presidential election[d]
Сәламәтлек торышыCOVID-19[10][11][12] һәм Эчәклек үткәрмәүчәнлеге[13]
КатнашучыPresidential Summit for the Amazon[d] һәм World Economic Forum Annual Meeting 2019[d][9]
Хәрби дәрәҗәкапитан
Гаскәр төреБразилия коры җир гаскәре[d]
Бүләкләр

Time 100[d] (2019)

[14]

Time 100[d] (2020)

[15]

Шнобель премиясе[d] (2020)

[16]

Коррупционер года[d] (2020)

[17]
Биеклек / буй1,85 метр[18]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре11 051 344 һәм 6 570 000 ± 9999[19]
 Жаир Болсонару Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 21 мартында Бразилиянең Сан-Паулу штаты Глисериу муниципалитетында туган. Әтисе ягыннан әби-бабасы Италиядән Бразилиягә күчкән мөһаҗирләр. Агульяс-Неграс хәрби академиясен тәмамлаган (1977). Хәрби диктатура (19641985) чорында армиядә десантчы һәм тупчы булып 17 ел хезмәт итә, капитан дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән китеп, сәясәткә кушыла. 1988 елда беренче мәртәбә Рио-де-Жанейро шәһәр шурасы депутаты булып сайлана. Җиде мәртәбә Рио-де-Жанейродан федераль депутат булып үтә. 2014 елгы гомуми сайлауларда аның өчен Рио-де-Жанейро штатыннан 464 мең сайлаучы тавыш бирә.

Күп фиркаләрне алмаштыра: Христиан-демократлар, Прогрессчылар, Реформачы-прогрессчылар, Трабальчылар, Либераль фронт. 2016 елда Социал-христиан фиркасендә. 2017 елда «Патриот» фиркасендә. 2018 елда Социаль-либераль фиркагә керә.

2018 елгы президент сайлауларында үз кандидатурасын куя. 2018 елның 6 сентябрендә Жуис-ди-Фора шәһәрендә чыгыш ясаганда, пычак белән яралыйлар, ике операция кичерә.

2018 елның 7 октябрендә узган президент сайлауларында 46,06 % тавыш җыеп, икенче турга үтә. 2018 елның 28 октябрендә узган икенче турда 55,13 % тавыш җыеп, Бразилия Федератив Республикасының 38нче президенты итеп сайлана. Консерватив карашлы сәясәтче буларак танылган. Уң популист лозунглар ярдәмендә АКШ президенты булып сайланган Дональд Трампны үзенә үрнәк итеп саный[20].

2022 елның октябрендә булып узган президент сайлауларында Эшчеләр партиясе кандидаты Луис Инасиу Лула да Силвага оттырган.[21]

Галерея

Жаир Болсонару
Рио-де-Жанейро шәһәр шурасында. 1990
Рио-де-Жанейро шәһәр шурасында. 1990 
Жаир Болсонару
Жаир Болсонару 

Искәрмәләр

  • Geni — 2006.
  • Tal pai, tal filho — 1999.
  • https://www.metropoles.com/brasil/politica-brasil/veja-revela-acusacoes-da-ex-mulher-do-presidenciavel-jair-bolsonaro
  • https://noticias.uol.com.br/politica/ultimas-noticias/2021/03/15/anatomia-rachadinha-ana-cristina-valle-jair-bolsonaro.htm
  • https://politica.estadao.com.br/noticias/eleicoes,ex-mulher-de-bolsonaro-diz-que-mentiu-ao-acusa-lo-de-ocultacao-de-patrimonio,70002524916
  • Silas Malafaia celebra casamento do deputado Bolsonaro na Mansão Rosa // Último Segundo — 2013.
  • 9,0 9,1 Davos 2019 Participant List
  • https://www.theguardian.com/world/2020/jul/07/jair-bolsonaro-coronavirus-positive-test-brazil-president
  • (unspecified title)CNN Brazil.
  • (unspecified title)Al Jazeera English.
  • https://g1.globo.com/ciencia-e-saude/noticia/2021/07/14/obstrucao-intestinal-entenda-o-que-e.ghtml
  • Most Influental People 2019 / N. GibbsNYC: Time Inc., 1923. — ISSN 0040-781X; 2169-1665
  • Most Influental People 2020 / N. GibbsNYC: Time Inc., 1923. — ISSN 0040-781X; 2169-1665
  • Trump, Johnson, Bolsonaro win medical education award
  • 2020 PERSON OF THE YEAR IN ORGANIZED CRIME AND CORRUPTIONПроект по расследованию коррупции и организованной преступности.
  • Debate impulsiona buscas por alturas de Lula e Bolsonaro no Google, confira medidas // O Globo / мөхәррир R. I. Marinho — 2022. — ISSN 2178-5139
  • YouTube Application Programming Interface
  • Инна Семенова. Латиноамериканский Трамп. Новым президентом Бразилии стал политик-расист и женоненавистник. Новое время, 29.10.2018
  • В одну реку трижды: сможет ли Лула да Силва снова возглавить Бразилию // Известия, 11 марта 2021
  • Сылтамалар

    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg