Мелания Трамп
Мелания Трамп (ингл. Melania Trump; кияүгә чыкканчы — Кнавс (словен. Knavs), Кнаусс (ингл. Knauss); 1970 елның 26 апреле, Ново-Место, Югославия) — словен килеп чыгышлы америка фотомоделе, кул сәгатьләре һәм зәркән эшләнмәләре дизайнеры. АКШның 45 нче Президенты Дональд Трамп хатыны.
Мелания Трамп | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Melania Trump |
Туган | 26 апрель 1970[1][2][3][…] (53 яшь) Ново-Место[d], Ыславиния Айрат Җөмһүрияте, Югославия Социалистик Федератив Республикасы[4] |
Яшәгән урын | Нью-Йорк[2] Севнитса[5] Севнитса[5] |
Ватандашлыгы | Словения Югославия Социалистик Федератив Республикасы Америка Кушма Штатлары[6][2] |
Әлма-матер | Secondary School for Design and Photography, Ljubljana[d][7] |
Һөнәре | модель, дизайнер украшений, йолдыз, эшмәкәр |
Җефет | Дональд Трамп[8] |
Балалар | Бэррон Трамп[d][2] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Ines Knauss[d] һәм Denis Cigelnjak[d] |
Тормыш юлы
Мелания Кнавс 1970 елның 26 апрелендә Югославия Социалистик Федератив Республикасы составына кергән Словениянең Ново-Место шәһәрендә туа. Әтисе — Радече шәһәреннән, ә әнисе — Рака авылыннан[9]. Меланиянең әнисе Амалия җирле «Jutranjka» фабрикасында балалар киемнәре дизайны белән шөгыльләнгән.
Балачакта Мелания, башка фабрика эшчеләренең балалары кебек үк, балалар киемнәре коллекцияләренең модалы күрсәтмәләрендә катнаша[10].
16 яшендә «архитектура һәм дизайн» белгечлеге буенча Люблянский университетына укырга керә, әмма беренче курстан соң укуын ташлап Миланга күчеп китә[11][12].
Туган словен теленнән тыш Мелания тагын биш телне дә ирекле белә: инглиз, алман, француз, итальян һәм сербхорват[13][14].
Фотомодель
Уналты яшендә үзенең модель карьерасын башлый. Словения фотографы Стейн Джерко белән хезмәттәшлек иткән. Унсигез яшендә Кнавс Миланда модель агентлыгы белән контракт төзи[15]. 1995 елда «Metropolitan Models» хуҗасы Паоло Дзамполли, үзенең булачак ире Дональд Трамп дусты белән таныша. Дзамполли аны АКШка күчәргә күндерә. 1996 елда Кнавс Манхэттенда урнаша[10].
Кнавсны Vogue, Harper’s Bazaar, Ocean Drive, In Style, New York Magazine[16], Avenue, Allure, Vanity Fair, Self, Glamour, Elle кебек басмаларның тышлыкларында бастыралар. Шулай ук ул 2001 елда «Образцовый самец» фильмында төшә[17].
Бизнес
2010 елда Мелания Американың QVC кибетләрендә эксклюзив тәкъдим ителгән «Melania Timepieces & Jewelry» зәркән эшләнмәләр һәм сәгатьләр линиясен башлап җибәрә[18].
Финанс хисаплылыгы нигезендә 2016 ел өчен Меланиянең еллык кереме 15 000 нән 50 000 АКШ доллары тәшкил иткән[19].
Дональд Трампның хатыны
Allure журналы өчен эшләп, 1999 елда Дональд Трамп белән таныша. Аның белән мөнәсәбәтләр Мелания профессиональ модель булгач һәм Нью-Йоркта чыгыш ясый башлагач ныгыган. Аларның элемтәләре «The Apprentice» реалити-тамашасын башлап җибәргәннән соң игълан ителә[20]. Зур танылу Кнавсны Британиянең GQ журналы белән хезмәттәшлеккә китерә. Аның фотолары журналның 2000 елның гыйнвар аенда чыгарылган тышлыгында барлыкка килә[21]
2004 елда Трамп һәм Кнавс ярәшәләр. Туй тантанасы 2005 елның 22 гыйнварында Палм-Бич шәһәрендәге Bethesda-by-the-Sea Епископаль чиркәвендә уза[22]. Трампның туенда кунаклар сыйфатында Билл һәм Һиллари Клинтон катнашкан[23].
Аларның туй тантанасы медиа агентлыклар тарафыннан киң яктыртылган, шул ук вакытта еш кына «Christian Dior» брендының 200 мең долларлык туй күлмәкләре искә алына[24].
2006 елда Мелания Трамп АКШ гражданины була[25]. 2006 елның 20 мартында парның улы Бэррон Уильям Трамп туа[26]. Ул Трампның бишенче баласы була.
АКШның беренче ханымы
2017 елның 20 гыйнварында Мелания Трамп АКШның беренче ханымы була[27]. Трамп чит илдән килгән икенче беренче ханым титулын йөртүче булган[28][29].
Трамп АКШ президенты вазыйфасына керешкәннән соң, Мелания Манхэттэнда улы Бэррон белән уку елы ахырына кадәр «Trump Tower»да яшәргә кала[30]. 2017 елның 1 июнендә улы белән Ак йортка күчә[31].
2017 елның 8 мартында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Ак йортта үзенең беренче чарасын — ланч үткәрә[32][33].
2017 елның 26 декабрендә АКШның беренче ханымы Мелания Трамп 1828 елда АКШ президенты Эндрю Джексон утырткан ак йортның чирәмлегендә ике йөз еллык магнолияне кисеп алырга таләп итә[34].
2018 елның май башында Мелания үзенең «Be best» («Иң яхшы бул») программасын башлап җибәрү турында игълан итә[35].
2018 елның октябрендә Мелания Африканың дүрт иле буенча биш көнлек турне уздыра. Төп максатлар: табигатьне саклау, балалар һәм гаиләләрнең проблемалары. Трамп Гана, Малави, Кения һәм Мисырда була[36][37].
Техасскның Эл-Пасо шәһәрендә 2019 елның 3 августындагы атыштан соң (аның нәтиҗәсендә 23 кеше һәлак була), ире белән Мелания хастаханәгә, зыян күрүчеләр янына барганнар. Алар шулай ук исән калучыларның гаиләләре, медицина учреждениесе персоналы һәм коткаручылар белән очрашканнар[38][39].
2020 елның 1 октябрендә Дональд һәм Меланиянең коронавирус йоктыруы билгеле була[40].
2020 елның 8 ноябрендә Мелания «барлык законлы тавышларны да исәпкә алырга» чакыра. Аның сүзләренә караганда, АКШның һәр гражданины президент сайлауларын гадел уздыруга лаек. Мөрәҗәгать «Twitter»да басылып чыга[41]:
«Һәр законлы — законсыз түгел — тавыш исәпкә алынырга тиеш. Без демократияне тулы транспарентлык ярдәмендә якларга тиеш»
Сәнгатьтә Мелания образы
Босния һәм Герцеговина сынчысы Стиво Селак Меланияның сынын 2017 елда булдыра[42]. 2018 елда Мадам Тюссо музее Нью-Йоркта аның балавыз сынын тәкъдим итә[43].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Мелания Трамп(ингл.) Internet Movie Database сайтында