Таулы Карабаx Республикасы


Таулы Карабах Республикасы[11][12], Арца́х Республикасы (әрм. Լեռնային Ղարաբաղի Հանրապետություն, Հանրապետություն Արցախ, әзери. Dağlıq Qarabağ Respublikası) — 1992 елның 6 гыйнварында үз бәйсезлеген игълан иткән танылмаган дәүләт.

Таулы Карабах Республикасы,
Арцах Республикасы[1]
әрм. Լեռնային Ղարաբաղի Հանրապետություն, Արցախի Հանրապետություն[1]
БайракИлтамга
Таулы Карабах Республикасы милли һимны
Бәйсезлекне игълан итү2 сентябрь 1991 (Азәрбайҗан ССРдан)
Рәсми теләрмән теле[2]
БашкалаХанкәнде[3]
Идарә итү формасыКатнаш республика[4]
Президент
Премьер-министр
Бако Саакян
Араик Арутюнян
Мәйдан
• Барлыгы

~ 11 500[5][6][7][8] км²
Халык саны
• Бәя
• Халык тыгызлыгы

146 600[9]
ТЭП
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына


Акча берәмлегекарабаг драмы, фактик рәвештә әрмән драмы кулланыла
Телефон коды+37447
Сәгать кушакларыUTC+04:00

2020 елгы сугыштан соң Карабахта

Тарих

Тарихи әрмән чыганакларында Урта гасырларда Арцах (Таулы Карабахның борынгы әрмән исеме) әрмән җире булган диелә. Азәрбайҗан чыганакларында исә Таулы Карабах — борынгы әзәри җире диелгән.

  • XVI гасырдан соң — Карабах аерым ханлык була.
  • 1805 — Карабах ханлыгын Pəcəй империясе басып ала.
  • 1813 — Карабах Pəcəйгә керә.
  • 1918Азәрбайҗан Демократик Республикасы төзелә. Әрмән Республикасы Карабахның әрмән җире булуын белдерә.
  • 1923Азәрбайҗан эчендә Таулы Карабах исемле автономияле өлкә төзелә.
  • 1988 — Таулы Карабах Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан Югары шураларына өлкәне Азәрбайҗан республикасыннан Әрмәнстан республикасына тапшыруны сорый. Бакы каршы чыга. Таулы Карабаг һәм Ереванда протест чаралары үтә.
  • 1988 ел 12 июль — Таулы Карабах өлкә шурасы Азәрбайҗаннан чыгуы турында игълан итә.
  • 1991 — Таулы Карабахта узган референдумда халыкның 99,98 % өлкәнең Азәрбайҗаннан тулы бәйсезлек алуы өчен тавыш бирә. Азәрбайҗан рәсмиләре референдум нәтиҗәләрен танымый һәм өлкәне автономия хокукыннан мәхрүм итә. Сугыш башлана. Азәрбайҗан гаскәрләре өлкәне үз контролендә тотарга тырыша. Аларга каршы Ереван һәм чит илләрдәге әрмән диаспоралары үз көчләрен җибәрә.
  • 1991 — Таулы Карабах бәйсезлеген игълан итә. Cугышта 30 меңләп кеше һәлак була, миллионнан артык кеше торган җирләрен ташлап китә.
  • 1992 — Таулы Карабах низагын чишү өчен Минск төркеме төзелә. Төркемдә Pәсәй, Франция һәм АКШ рәислек итә.
  • 1994 — Pәсәй, Кыргызстан һәм БДБ дәүләтләренең парламентара мәҗлесе ярдәмендә сугышны туктату турында «Бишкәк» килешүе имзалана.
  • 2020 елның октябрь-ноябрендә 40 көнлек сугыш нәтиҗәсендә Азәрбайҗан гаскәрләре Әрмәнстанны җиңеп, 1991-1994 елларда әрмәннәр басып алган 7 районны азат итә һәм Таулы Карабах төбәгендәге Шуша шәһәрен ала, 10 ноябрьдә РФ катнашында Солых килешүе имзалана: 7 район Азәрбайҗанга кайтарыла, бөтен бәрелешләр туктатыла, РФ тынычлык саклаучы гаскәре кертелә, аның контроле астында Лачын коридоры һәм Нахичеваннан Азәрбайҗанга юлы була.
  • 2022 елның 22 декабрендә Азәрбайҗан ягы «Лачын коридоры»на хәрби постлар урнаштырып, Таулы Карабахның тулы блокадасын башлый.
  • 2023 елның 19 сентябрендә Азәрбайҗанның хәрби көчләре Таулы Карабахта коралланган төркемнәренә каршы хәрби операция башлый. Бер көнлек бәрелешләрнең нәтиҗәсендә Карабахның кораллы әрмән көчләре коралсызланырга һәм Азәрбайҗанның таләпләренә ризалышырга карар чыгаралар [13][14].
  • 2023 елның 24 сентябрендә, Баку хакимлеге башлаячак геноцид сәясәтеннән котылыр өчен, әрмәннәр Таулы Карабахны ташлап, Әрмәнстанга китә башлый. 1 октябрьгә кадәр Таулы Карабахтан 120 меңгә якын кеше, барлык диярлек халкы китә.
  • 2023 елның 28 сентябрендә республика башлыгы С.Шахраманян 2024 елның 1 гыйнварыннан танылмаган дәүләтнең юкка чыгарылуын игълан итә.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Искәрмәләр