Евромәйдан

Евромәйда́н (укр. Євромайдан) — Украинаның күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Киевта баручы күп айлык массакүләм протест акцияләре атамасы.

Евромәйдан
Дата21 ноябрь 2013—хәзерге вакыт
УрынУкраина
СәбәпУкраина хөкүмәтенең Европа Берлеге белән Ассоциация турында килешү астында имза куюга хәзерләнүне туктатып тору
Характеристикамитинглар[1], эш ташлаулар, интернет активлыгы, Киевта һәм төбәкләрдә дәүләт хакимияте биналарын басып алу, һәйкәлләрне җимерү, корал куллану, биналар яндыру[2].
Төп кешеләр
Юлия Тимошенко
Арсений Яценюк
Александр Турчинов
Виталий Кличко
Олег Тягнибок
Юрий Луценко
Пётр Порошенко
Андрей Парубий
Олег Ляшко
Дмитрий Ярош
Виктор Янукович(22 февральгә кадәр)[3]
Андрей Клюев (отставкага чыккан)
Александр Якименко
Николай Азаров (отставкага чыккан)
Виталий Захарченко(отставкага чыгарылган)
Виктор Пшонка(отставкага чыгарылган)

Вакыйгалар үсеше

2013 елның декабрь аенда Виктор Янукович Европа Берлеге белән Ассоциациягә керүдән баш тарта. Көнбатыш яклы сәяси көчләр, аеруча Көнбатыш Украина тарафдарлары Киев шәһәрендә чуалышлар, хакимият белән ризасызлыкларын белдереп "Мәйдан"ны оештыралар. Баш күтәрүчеләр арасында күп радикаль төркемнәр, шул исәптән украин милләтчеләре "Уң бүлек" (правий сектор) сугышчан оешмасы катнаша. Вакыйгалар Украинада Янукович сәясәте аркасында килеп чыккан кыен икътисади һәм сәяси кризис фонында уза.

2014 елның гыйнварында украин милләтчеләре "Төбәкләр фиркасе" бинасын басып ала. Һөҗүм нәтиҗәсендә берничә кеше үтерелә, бина яндырыла. Украинаның күп кенә төбәкләрендә Ленинга, Кутузовка, Совет гаскәриләренә куелган һәйкәлләрне җимерәләр [4].

18-21 февральдә чуалышлар иң югары ноктага ирешә. Россия җитәкчелеге биргән «көч куллану» киңәшеннән соң Киевта баш күтәрүчеләргә корал кулланыла башлый[5] Нәтиҗәдә 82 кеше вафат була (70 мәйданчы, 12 «Беркут»чы).

Янукович белән оппозиция чит ил вәкилләре катнашында килешү төзи, чит ил вәкилләре гарантия дә бирә, ләкин соңрак оппозиция (Батькивщина, Свобода, Удар) шушы килешүне үтәми, боза[чыганагы?]. Мәйдан тарафдарлары президент йортына һөҗүм итә, нәтиҗәдә Янукович Киевтан кача.

22 февральдә Украина парламенты — Югары Рада, Конституцион Мәхкәмәгә таянмыйча конституцион күпчелек тавыш белән В. Януковичка импичмент белдерә[6].

Рада үзенең рәисе итеп А. Турчиновны сайлый. Шул ук вакыт Турчиновка президент һәм Украина Хөрби көчләре Баш сәргаскәре вазифаларын үтәргә кушыла. Кораллы "мәйдан көчләре" президент резиденциясен басып ала, Янукович Киевтан качарга мәҗбүр була. Яңа Министрлар кабинеты оештырыла, аның башлыгы А.Яценюк Европа берлеге белән ассоциация төзүгә таба курс алуын белдерә. Россия яңа хөкүмәтне танымый[чыганагы?].

Хакимиятне кулга төшергән мәйданчылар яңа хөкүмәт төзиләр, ләкин Көнчыгыш Украинаның вәкилләрен "яңа хөкүмәткә" кертмиләр. Шулай итеп Көнбатыш төбәкләрнең, милләтчеләрнең хөкүмәте булып чыга. Украинаның кайбер өлкәләре, аеруча Кырым автономиясендә яңа хөкүмәтне танымыйлар[чыганагы?]. Кырымда протестлар, ризасызлыклар башлана).

Күп төбәкләрдә "Уң сектор" әгъзалары җирле идарә биналарын басып алалар. Шушы хөкүмәтнең карарларының берсе: төбәктәге телләрнең хокукларын киметү. Болгария, Румыния, Маҗарстан хөкүмәтләре Украина хөкүмәтенә протест белдерә[7]. Бу гамәлне Россия җитәкчелеге Украинадагы «рустеллеләр»нең хокукларын кимсетү итеп бәяли һәм каршы гамәлләр әзерли башлый[8].

Беренчедән Симферополь аэропорты, аннары хөкүмәт биналары басып алына, аннары - Украинаның Кырымдагы хәрби частьлары чолганышка алына. Рәсми булмаган чыганаклар буенча алар — Акъярда тупланган Россия хәрби-диңгез базасыннан килгән Россия махсус гаскәриләре була, ләкин Россия хәрби министры Украина территориясендә Россиянең хәрбиләрнең булуын «күрми»[9]. 2014 елның 1 мартында Россия Федерация Советы чираттан тыш утырышында Украинага Россия Хәрби көчләрен кертү турындагы карар кабул итә. Шул авыр вәзгыятьтә, кырым татарлары Украина бөтенлеген яклап чыгалар[чыганагы?]. Кырымтатар Милли Мәҗлесе Кырымның үзбилгеләнү Референдумын үткәрүгә каршы чыгыш ясый.

Көньяк-Көнбатыш төбәкләрнең позициясе

2014 елның март аенда Днепропетровск[10], Донецк[11], Луганск[12], Харковь[13] һ. б. Көньяк-Көнбатыш шәһәрләрендә Россия байрагы астында демонстрацияләр үткәрелгән. Харковь өлкә идарәсенең штурмлавы нәтиҗәсендә 68 кеше яраланган. Россия яклы активистларга футбол җанатарлары һәм "Уң сектор" боевиклары каршы торганнар.[14] Одессадагы Евромәйдангә каршы митингта рус теленә дәүләт теле дәрәҗәсен бирү, илне федерациягә үзгәртеп кору турында таләпләре яңгырадылар.[15] Кырым исә фактик рәвештә Украина составыннан чыккан, Украина хакимияте аны Россия тарафыннан басып алынган дип игълан иткән.

Моны да карагыз

Искәрмәләр