Чиңхәй

Чиңхәй ( кыт. гад. 青海, пиньинь: Qīnghǎi, салар. Gökdeñiz/Çiñxey) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге провинция.

Чиңхәй
Нигезләнү датасы1928
Сурәт
Рәсми исем青海省
Дәүләт Кытай
БашкалаСинин[d]
Административ-территориаль берәмлекКытай
Сәгать поясыUTC+08:00
ГеомәгълүматларData:China/Qinghai.map
Иң югары ноктасыBukadaban Feng[d]
Фирка сәркәтибеСинь Чансин[d] һәм Чэнь Ган[d]
Хөкүмәт башлыгыЛю Нин[d] һәм У Сяоцзюнь[d]
Канунбирү органыQ106088413?[1]
Халык саны5 923 957 (2020)[2]
Административ бүленешеСинин[d], Хайдун[d], Хайбэй-Тибетский автономный округ[d], Хуаннань-Тибетский автономный округ[d], Хайнань-Тибетский автономный округ[d], Голог-Тибетский автономный округ[d], Юйшу-Тибетский автономный округ[d] һәм Хайси-Монгольско-Тибетский автономный округ[d]
Номиналь тулаем эчке продукт300 590 000 000 ¥[3]
Нәрсә белән чиктәшШеңҗан-Уйгыр автономияле районы, Тибетский автономный район[d], Гәнсу һәм Сычуань
АлыштырганЦинхай[d]
Кулланылган телВутун теле, Kangjia[d], амдо[d], камский тибетский язык[d], казакъ теле, баоаньский язык[d], Көнчыгыш югур теле, Цат теле, Салар теле һәм Монгорский язык[d]
Мәйдан696 700 км²
Рәсми веб-сайтqh.gov.cn
Харита сурәте
Кышкы күренеше
Карта
 Чиңхәй Викиҗыентыкта

Башкаласы — Шиниң (Синин) шәһәре.

География

Җир өсте, нигездә, тау һәм тигезлекләрдән гыйбарәт. Сайдам иңкүлеге төньяктан Нәншән һәм Алтынтау, көньяктан Куньлун таулары белән уралган. Көньяграк Тибет таулыгының төньяк-көнчыгыш өлешләре урнашкан.

Климаты киксен континенталь, кыш суык, җәй салкынча. Еллык явым 300–500 мм. Чиңхәй террториясендә Янцзы, Хуаңхе, Мекоң елгаларның югары агымнары урнашканнар. Күлләр күп, иң эресе — Чиңхәй күле (яки Кукунор күле). Нәкъ менә бу кытайча атамасында диңгез иероглифы булган тозлы күл провинциягә исемне биргән.

Тарих

312 елда Чиңхәй күле тирәсендә сяньби-монголлар (монгорлар) тарафыннан Тогон дәүләте нигезләнгән. Ул 663 елда тибетлар тарафыннан басып алганчыга хәтле яшәп килгән. XVI гасырның башында төньяк-көнчыгыш Чиңхәйгә тумат-монголлар бәреп керәләр. 1724 елдан Чиң империясе тарафыннан басып алынган. 1928 елдан — Кытайның Чиңхәй провинциясе.

Халык

2010 ел жаисәбе буенча, провинциядә 5626722 кеше яши, шул исәптә кытайлылар — 2983521 кеше (53,02%), тибетлылар — 1375059 кеше (24,44%), хуэйлар — 834298 кеше (14,83%), ту (монгорлар) — 204412 кеше (3,63%), саларлар — 107089 кеше (1,90%), монголлар — 99815 кеше (1,77%).

Шуның өстенә җанисәп провинциядә 2 татарны теркәлгән.[4]

Административ бүленеш

Харита#ИсемКытайча
Пиньинь
Халык саны (2010)
округ дәрәҗәдәге шәһәрләр —
3Шиниң
(башкала)
西宁市
Xīníng Shì
2,208,708
4Хәйдуң海东市
Hǎidōng Shì
1,396,846
— Мөхтәри округләр —
1Хәйши монгол-тибет мөхтәри округы海西蒙古族藏族自治州
Hǎixī Měnggǔzú Zàngzú Zìzhìzhōu
489,338
2Хәйбей тибет мөхтәри округы海北藏族自治州
Hǎiběi Zàngzú Zìzhìzhōu
273,304
5Хәйнән тибет мөхтәри округы海南藏族自治州
Hǎinán Zàngzú Zìzhìzhōu
441,689
6Хуаңнән тибет мөхтәри округы黄南藏族自治州
Huángnán Zàngzú Zìzhìzhōu
256,716
7Юшу тибет мөхтәри округы玉树藏族自治州
Yùshù Zàngzú Zìzhìzhōu
378,439
8Голог тибет мөхтәри округы果洛藏族自治州
Guǒluò Zàngzú Zìzhìzhōu
181,682

Икътисад

Авыл хуҗалыгында көтүлек терлкчелеге. Нигездә, сарык һәм кәҗә асрала. Терлкчелекнеңтөп продукты — йон һәм ит. Игенчелек белән елга үзәннәрендә шөгыльләнәләр. Бөртеклеләр, рапс, бәрәңге һәм бакча культуралары үстерелә. Нефть, тоз, кургашын һәм тутыя мәгъдәннәре чыганаклары табылган. Нефть эшкәртү заводлары, металлургия һәм машина төзү сәнәгате, авыл хуҗалыгы продуктларны эшкәртү эшханәләре бар.

Искәрмәләр

  • https://data.stats.gov.cn/english/easyquery.htm?cn=E0103
  • 中华人民共和国国家统计局: 1-6 各地区分性别、民族的人口
  • 🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg