Аддикция

Аддикация (ингл. addictionбәйлелек, зарарлы гадәт), киң мәгънәле, — билгеле бер даирәдә кешегә йогынты ясый торган бәйләнчек таләп. Атама еш кына, даруга бәйлелек, наркомания кебек күренешләр өчен кулланыла, хәзерге көндә химик булмаган бәйлелек өчен дә кулланыла[1], мәсәлән интернетка бәйлелек, компьютер уеннарына бәйлелек, шопоголизм, артык ашау, фанатизм һәм башкалар.[2][3][4][5]

Үз ихтыярыннан тыш, шәхес өчен ят һәм җиңел генә котыла алмаслык гадәтләрне үзләштерү, шәхес бу гадәтнең начар икәнлегенә төшенә һәм хәтта аларга каршы бәхетсез көрәшә дә.

Атама тарихы

Иң беренче бу, дару препараты куллану белән бәйле, фармакология термины булган. Даруны (легаль яки легаль булмаган наркотикны) кинәт туктату синдромы булмасын өчен тиешле күләмдә кабул итү, шуңа бәйле үз-үзеңне тоту бәйлелегенә китерә[6].Гомуми алганда, аддикация шартлы рәвештә физик бәйлелек синдромына һәм психологик үз-үзеңне тоту синдромына бүленә[7][8].

Психологиядә үз-үзеңне тоту аддикциясе, шәхес аңының билгеле бер эшмәкәрлеккә бәйле торышы, бу бәйлелекне үзе җиңеп чыга алмау хәле дип билгеләнә.

Искәрмәләр

Калып:Иҫкәрмәләр