Ас

Ас (лат. Mustela erminea) - ерткычлар отряды сусарлар гаиләлегеннән имезүче кыйммәтле тиреле хайван. Аурупада, Азиядә һәм Төньяк Америкада киң таралган. Татарстан Җөмһүриятендә Казансу, Зөя, Нократ, Ык елгалары үзәнлегендә очрый.

Ас
Сурәт
Кыскача исемM. erminea
Масса0,219 ± 0,039 килограмм[1]
Халыкара фәнни исемMustela erminea L., 1758[2][3][4][…]
Таксономик рангтөр[2][3][4]
Югарырак таксонКөзәннәр[d][2][3]
Таксонның халык атамасыStoat[5][6][7], Armiño[6], Hermine[6], Ermine[6][7], Short-tailed Weasel[6][7], Hermelin[7], Großwiesel[7], Kurzschwanzwiesel[7], Горностай, hermelijn[8], hermine[8], stoat, ermine[8], Hermelin, Grosse Wiesel[8], kärppä[9], 白鼬[10], røyskatt, mustadiella blanca[11] һәм papalbina[12]
Эндемик булган төбәкләрАляска[13]
Гомер озынлыгы5 ел[14]
Макималь гомер озынлыгы12,5 ел[15]
Йөклелек чоры9,5 ± 0 ay[16]
Нәрсәнең чыганагыminiver[d] һәм ermine[d][17]
ХТСБ саклану статусыюгалу куркынычы иң аз булган[d][18]
Бүләкләр

Животное года[d] (2018)

Биеклек / буй0,2475 ± 0,0775 метр[19]
Төрләр ареалы харитасы
Яшәү тирәлегекустарниковая степь[d] һәм урман
Туклану чыганагыO. cuniculus[d]
...өчен инвазион төрЯңа Зеландия[20]
Нинди вики-проектка керәВикиПроект Инвазив биология[d]
Wildlife Protection Act 1972 (India) scheduleSchedule I (Part I) of Wildlife Protection Act, 1972[d][21]
Оя зурлыгы6 ± 2[22]
Digital Atlas of Idaho URLdigitalatlas.cose.isu.edu/bio/mammal/Carn/muste/ermi/ermifrm.htm
 Ас Викиҗыентыкта

Гәүдәсе сузынкы, сыгылучан, озынлыгы 17-32 см, койрыгының озынлыгы 6-12 см, авырлыгы 200 г. Җәен мехы көрән-саргылт төстә, кышын - ак, койрык очы кара яки коңгырт-кара. Агачларга яхшы менә һәм яхшы йөзә. Ояларын өннәрдә, куышларда, агач тамырлары астында ясый.

Төнлә актив яшәү рәвеше алып бара. Төп азыгы - тычкансыман кимерүчеләр, кошлар, кәлтәләр. Аслар - моногамнар, елга бер тапкыр үрчиләр. Кушылу вакыты яз яки җәй башында. Балалары (уртача 7-9 бала) киләсе елның язында туа. Кыйммәтле мех бирә торган җәнлек. 1920-30 елларда Татарстанда күп була, ел саен 14 мең данәгә кадәр ас аулана. 1960 елларда табыш 100 дән артмый. Хәзерге вакытта, аз санлы булу сәбәпле, промысел фаунасыннан төшеп кала. ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар