Ёсихидэ Суга

Япония премьер-министры

Ёсихидэ Суга (яп. 菅 義偉, 1948 елның 6 декабре, Япония, Акита префектурасы, Огати өязе (хәзер Юдзава шәһәре эченә кергән), Акиномия) — Япония дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2020―2021 елларда ― Япония премьер-министры, 2020―2021 елларда Япониянең либераль-демократик фиркасе рәисе[2].

Ёсихидэ Суга
64нче Япония премьер-министры
Вазыйфада
2020 ел – 2021 ел
Аңа кадәр Синдзо Абэ
Дәвамчысы Фумио Кисида
Шәхси мәгълүмат
Туган 6 декабрь 1948(1948-12-06) (75 яшь)
Япония , Акита префектурасы, Огати өязе, Акиномия
Сәяси фирка Либераль-демократик фирка
Җефет Марико Суга[d][1]
Әти Васабуро Суга[d]
Белем Хосэй университеты

Япония министрлар кабинетының Генераль секретаре (2012—2020).

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 6 декабрендә Акита префектурасы Огати өязе (хәзер Юдзава шәһәре эченә кергән) Акиномия авылында туган. Токиода Хосэй университетында(рус.) бакалавр дәрәҗәсе алган. Унбер ел дәвамында парламент депутаты ярдәмчесе булып, 1984 елда Япониянең тышкы сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында эшләгән. Иокогама шәһәр советы әгъзасы булган.

1996 елда Япониянең либераль-демократик фиркасе исемлеге буенча беренче мәртәбә ил парламентына(рус.) сайланган.

20062007 елларда Япония премьер-министры Синдзо Абэның(рус.) беренче кабинетында эчке эшләр һәм коммуникацияләр министры вазифасын били.

20122020 елларда Япония министрлар кабинетының Генераль секретаре[3].

2020―2021 елларда ― Япониянең либераль-демократик фиркасе рәисе, ил премьер-министры. Сәламәтлеге буенча Япония премьер-министры вазифасыннан киткән Синдзо Абэ урынына премьер-министр итеп сайлау буенча парламентта тавыш бирү 16 сентябрьдә узган[4].

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg