Сан-Томе һәм Принсипи


Сан-Томе́ һәм При́нсипи Демократик Җөмһүрияте (порт. República Democrática de São Tomé e Príncipe [sɐ̃ũ tu'mɛ i 'pɾı̃sɨpɨ]) — Африка ярларындагы Гвинея култыгында, шул ук исемдәге утрауларда урнашкан утрау-дәүләт. Дәүләткә Сан-Томе һәм Принсипи утраулары һәм тагын алты кечкенә утрау карый. Башкаласы — Сан-Томе шәһәре.

Сан-Томе һәм Принсипи Демократик Җөмһүрияте
БайракИлтамга
Сан-Томе һәм Принсипи милли һимны
Бәйсезлек көне1975 елның 12 июле
Рәсми телпортугал
БашкалаСан-Томе
Идарә итү формасыПрезидент республикасы
Президент
Премьер-министр
Мануэл Пинту да Кошта
Патрис Тровоада
Мәйдан
• Барлыгы

1001 км²
Халык саны
• Бәя
• Халык тыгызлыгы

204 327 (2017)[1]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

526 653 791 $[2] һәм 546 680 342 $[2] $
КПҮИ 0,618[3] 
Акча берәмлегедобра
Интернет-домен.st
ISO кодыST
ХОК кодыSTP
Телефон коды++239
Сәгать кушакларыUTC±00:00[d] һәм Africa/Sao_Tome[d][4]
Җини коэффициенты40,7[5]

Дәүләтнең мәйданы — 1001 км². Әлеге күрсәткеч буенча ул Африка дәүләтләре арасында Сейшел утрауларыннан тыш иң кечкенә дәүләт. Шулай ук ул дөньяда иң кечкенә португалтелле дәүләт. Сан-Томе һәм Принсипи утраулары экваториаль Атлантикада, Габонның төньяк-көнбатыш ярыннан 300 һәм 250 километр ерактыкта урнаша.

Административ яктан дәүләт 2 провинциягә бүленә: Сан-Томе һәм Принсипи. Алар, үз чиратында, 7 округка бүленә (6 округ Сан-Томега керә, 1 округ — Принсипига).

Дәүләттә рәсми саннар буенча 163 мең кеше яши. Халыкның күпчелеге Сан-Томе утравында яши. Принсипи утравында нибары 6 мең кеше гомер кичерә. Этник яктан биредә креоллар, метислар, аурупалылар һ.б. яши.

Утраулар португал диңгезчеләре тарафыннан 1469-1471 еллар аралыгында ачылганнар. Беренче торак урыны биредә 1493 елда нигезләнгән. Утрауларда башта шикәр плантацияләре ачылган, ә 1908 елга Сан-Томе дөньяда иң күп какао җитештерүчесенә әйләнгән. 1975 елның 12 июлендә Португалия дәүләткә бәйсезлек бирә. 1990 еллардан башлап илдә демократик реформалар үткәрелә.

Диннәр

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  • 4,0 4,1 4,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
  • 5,0 5,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  • Сылтамалар

    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg