Ставрополь крае
Ставрополь крае (рус. Ставропольский край) — Россия Федерациясенең Европа өлеше субекты. Төньяк Кавказ федераль округына керә.
Ставрополь крае | |
рус. Ставропольский край | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 13 февраль 1924[1] |
---|---|
Рәсми исем | Ставропольский край |
... хөрмәтенә аталган | Серго Орджоникидзе |
Рәсми тел | рус теле |
Дәүләт | Россия[2] |
Башкала | Старапул |
Административ-территориаль берәмлек | Россия[3] |
Сәгать поясы | MSD һәм Европа/Мәскәү[d][4] |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Stavropol Krai.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Губернатор Ставропольского края[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Владимир Владимиров (1975) |
Халык саны | 2 792 796 (1 гыйнвар 2021) |
Административ бүленеше | Александровский район[d][5], Андроповский район[d][5], Апанасенковский район[d][5], Арзгирский район[d][5], Благодарненский городской округ[d][5], Будённовский район[d][5], Георгиевский городской округ[d][5], Грачёвский район[d][5], Изобильненский район[d][5], Ипатовский муниципальный округ[d][5], Кировский городской округ[d][5], Кочубеевский район[d][5], Красногвардейский район[d][5], Курский район[d][5], Левокумский район[d][5], Нефтекумский городской округ[d][5], Новоалександровский городской округ[d][5], Новоселицкий район[d][5], Петровский район[d][5], Предгорный район[d][5], Советский район[d][5], Степновский район[d][5], Труновский район[d][5], Туркменский район[d][5], Шпак районы[d][5], Город Лермонтов[d][5], Город Невинномысск[d][5], Город Ставрополь[d][5], Город-курорт Ессентуки[d][5], Город-курорт Железноводск[d][5], Город-курорт Кисловодск[d][5], Городской округ город Георгиевск[d][5], Минераловодский район[d][5] һәм Муниципальное образование город-курорт Пятигорск[d][5] |
Нәрсә белән чиктәш | Краснодар крае, Ростов өлкәсе, Калмыкия, Дагстан, Чечня, Төньяк Осетия, Кабарда-Балкария һәм Карачай-Чиркәсия |
Кулланылган тел | ойратский язык[d], агул теле, Абазин теле һәм Калмык теле |
Мәйдан | 66 160 км² |
Рәсми веб-сайт | stavkray.ru(рус.) |
Һәйкәлләр исемлеге | список памятников культурного наследия Ставропольского края[d] |
Җирле телефон коды | 865 һәм 879 |
Номер тамгасы коды | 26 һәм 126 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Ставрополь крае Викиҗыентыкта |
Административ үзәге — Ставрополь шәһәре.
География
Ставрополь крае Кавказ алдының үзәк өлешен, Каспий буе түбәнлегенең көнбатыш өлешен һәм Зур Кавказның төньяк битүләрен алып тора. Көнбатышта Кубан елгасының киң террасалары җәелгән. Тигезлек территориясенең зур өлешен платосыман Ставрополь калулыгы алып тора.
Төп елгалары: Кубань (югары агымы) һәм аның кушлыдыклары (Теберда, Кече һәм Зур Зеленчук), Кума, Калаус, Егорлык. Берничә зур күл бар.
Табигый газ чыганаклар бар. Көнчыгыш өлешендә нефть, тауларда бакыр һәм кургашын, тутыя, полиметалл чыганаклар, ташкүмер, барит, утка чыдамлы балчык, доломит, мәрмәр, шифалы пычрак, төрле минераль һәм термаль чыганаклар бар.
Тигезлекнең климаты — континенталь дала климаты. Гыйнварның уртача температурасы -3,4°…-4,9°, июльнеке +22°…+25°. Еллык явым 300–600 мм, вегетация дәвере 207—220 көн.
Туфраклары нигездә кара туфрак һәм кәстәнә. Урманнар күбесенчә таулы урыннарда. Киң яфраклы, югарырак ылыслы урманнар, аннан югары субальп болыннары бар.
Кыргый хайваннардан, далада кимерүчеләр, керпе, төлке, бүре, ләтчә, сайгак, Кума елгасы буендагы камышлыкларда кыргый мәче, кабан, Маныч үзәнендәге күл һәм сазлыкларда су кошлары, тауларда болан, коралай, көрән аю, селәүсен, алтай тиене яши. Кошлар күп. Тау кәҗәсе, тур очрый.
Халык
1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|---|---|---|
1 882 911 | 2 305 780 | 2 539 219 | 2 857 188 | 2 735 139 | 2 786 281 |
Торак пунктлар
|
|
Административ бүленеш
Ставрополь крае 26 муниципаль районга һәм 9 шәһәр округына бүленә.
Икътисад
Төп сәнәгать мәркәзләре: Ставрополь, Невинномысск, Пятигорск, Нефтекумск, Будённовск, Георгиевск, Лермонтов.
Ставрополь крае — эре авыл хуҗалыгы районы. Бодай, көнбагыш, шикәр чөгендеге һ. б. игелә. Мәйвачылык, йөземчелек үсеш алган. Нәзек йонлы сарыкчылык, ит-сөт терлекчелеге бар. Зур Ставрополь, Невинномысск һ.б. каналлар, сугару системалары бар.
Затеречный — Грозный нефтьүткәрегече, Ставрополь — Украина — Мәскәү — Санкт-Петербург газүткәргечләре бар. Тимер юллар озынлыгы 944 км. Каты өслекле автомобиль юллары озынлыгы 17 059 км.[14] Минеральные Воды һәм Ставрополь халыкара аэропортлары бар.
Крайда туган танылган шәхесләр
- Юрий Андропов
- Михаил Горбачёв
- Александр Солженицын (1918, Кисловодск — 2008, Мәскәү), язучы, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (1970).
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |