Mac OS Ⅹ ([mæk oʊ ɛs tɛn] — мак оу э́с тэн — дип укыла[5]) —Apple корпорациясенең POSIX-ярашкан операцион системасы. Mac OS 9 дәвамчысы , «классик» Mac OS — 1984 елдан башлап Apple корпорациясенең төп ОСы булганны алмаштыра. Mac OS X Apple'ның OS X операцион системалары рәтенә керә, анда шулай ук кәрәзле телефоннар өчен булган ОС — Apple iOS'ны да кертәләр. Mac OS X та Darwin төше кулланыла, ул Mach микротөшенә нигезләнгән, анда Apple'ның үз коды, шулай ук NeXTSTEP һәм FreeBSD'дан да алынган кодлар бар.Apple Mac OS Macintosh (Макинто́ш) санакларында PowerPC һәм Intel (10.6 юрамасыннан башлап, Mac OS Ⅹ Mac бары тик Intel процессорларында гына кулланыла[6]) процессорлары нигезендә чыга. Mac OS — үзенең ышанычлылыгы нигезендә икенче урында торучы операцион система. Аның 2010 елның июненә карата базар өлеше (Mac OS X белән берлектә) — 6.8 %.[7]