Кориандр
Бу үсемлектә А, В1 В2, С, Р витаминнары күп. Ас корбин кислотасыннан башка яфракларында каротин да бар. Кинза ашкайнатуны яхшырта. Ул сидек һәм үт кудыру чарасы буларак билгеле. Какырык чыгару үзлеге бар, ялкынсынуга каршы йогынты ясый, яра төзәлүгә булыша. Кан чистарту чарасы буларак кулланыла. Болардан кала кинзаның шикәр күләмен киметү, кан тамырларын киңәйтү, авыртуны басу, тынычландыру үзлекләре бар, геморройга каршы чара буларак та файдаланыла. Кориандр төнәтмәсе ашказаны һәм уникеилле эчәк эшчәнлегендә тайпылышлар, аларда җәрәхәт булганда, авыздан начар ис килгәндә тәкъдим > ителә. Эчәклектәге паразитлар белән көрәштә нәтиҗәле чара.
Кориандр | |
Кыскача исем | C. sativum |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Coriandrum sativum L., 1753[1] |
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Кориандр[d][1] |
Таксонның халык атамасы | coriander[2], coriander[3], 芫荽[4][5][6][…], Koriander[7], koriandr setý[8], maustekorianteri[9], 芫荽[10][11], 香荽[10][11], 胡荽[10][11], 香菜[10], 芫荽(香菜)[12], 芫荽(香菜、胡荽)[6], 芫荽子[6], 胡荽子[6], 胡荽[6], 芫荽实[6], 芫荽茎[6], каляндра һәм coriandru européu[13] |
Нәрсәнең чыганагы | семена кориандра[d], кориандр[d], кориандровое масло[d] һәм coriander extract[d] |
...өчен инвазион төр | Шаңхай[12] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Зоны морозостойкости растений | 2[d][14] |
Ареал таксона | Шаңхай[12], Кытай[15][16], Фуҗиян[d][17], Тиянҗин[18], Тибетский автономный район[d][19] һәм Гуандун[d][20] |
Ссылка на авторов таксона | L. |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=11523[21] |
Кориандр Викиҗыентыкта |
Кинзаны гиперацид (ашказаны сыекчасында хлорид кислотасы күп булу) гастрит, йөрәк ишемиясе, шулай ук тромбофлебит, гипертония белән интеккән кешеләргә, инфаркт кичергән авыруларга кулланырга киңәш ителми. Каннары тиз оешучан кешеләргә дә аның белән мавыгырга ярамый. Гомумән, кинзаны чиктән тыш күп куллану һәркемгә зыян сала ала. Ул күрем циклы бозылуга, йокысызлыкка, хәтер начарлануга китерергә, потенцияне киметергә мөмкин. Табиблар аны бер утыруыда 35 яфрак яки 4 орлыктан күбрәк ашамаска киңәш итә.