Ортокоронавируслар
Ортокоронавируслар (лат. Orthocoronavirinae) — тышкы катлам РНК-лы плеоморф вирусларны берләштерүче коронавируслар гаиләлегеннән вируслар асгаиләлеге. Хайваннарга, кешеләргә киң спектрдагы авырулар йоктыралар.[4] Күпчелек очракта җиңел генә узсалар да, XXI гасырда MERS-CoV һәм SARS-CoV бетакоронавируслары көчле авырулар таратуы да билгеле.
Ортокоронавируслар | |
Халыкара фәнни исем | Orthocoronavirinae[1][2][3][…] |
---|---|
Таксономик ранг | асгаилә[d][1][2][3][…] |
Югарырак таксон | Коронавирус[1][2][3][…] |
Алмаштырылган синонимы | Coronavirinae[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Ковид[d] |
Ортокоронавируслар Викиҗыентыкта |
Морфологиясе
Вирусларның диаметры — 80—220 нм. Вируслар инфекция йоккан күзәнәкләрнең цитоплазмасында үрчиләр. Тышкы тирәлектә вируслар даими түгел, 56 °С-та якынча 15 минут эчендә таркалар.
Классификация
2009 елга хәтле асгаиләлеккә керүче вирусларны Coronavirus ыруына берләштергәннәр[5], ләкин 2009 елдан соң Coronavirus өч ыруга аерыла: (Alphacoronavirus, Betacoronavirus, Gammacoronavirus), алар исә Coronavirinae асгаиләлегенә кертелә.
2016 елдан ICTV асгаиләлекне 4 ыруга бүлеп карый башлый:
- Alphacoronavirus (11 төр)
- Betacoronavirus (9 төр)
- Gammacoronavirus (2 төр)
- Deltacoronavirus (8 төр)